Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«КВН»га да чират җитте

«Баллар гадел куелмады. «Балтач сөт-май комбинаты»ның бу ярышта җиңүе очраклы гына булмады!» дип нәрсәгәдер ишарә ясады янәшәмдә утыручы бер тамашачы. «Сөт күп, акча да күп», дип әйтергә теләде бугай.

Алдагы сезоннарда райондашларыбыз хезмәт коллективлары арасында концертлар, спектакльләр тамаша кылса, бу сезонда «КВН»нар тәкъдим ителә башлады. Чираттагысы районның почта һәм элемтә үзәкләрен берләштергән «Интерда», 96нчы номерлы һөнәр лицееның «Первые лучшие» һәм «Балтач сөт-май комбинатының «Сливки» командалары арасында үткән ярышлар булды. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Димәк, «КВН» халык арасында зур популярлык казана. Үз командалары өчен җанатарга килгән райондашларның да күп булуы сөендерде. Аеруча «Интерда» командасы җанатарлары зур хәзерлек белән килгән иде. «Без беренче булырга лаек» дигән тема астында үткән ярышта һәр өч команда да үзләренең көндәшләреннән өстен булуын расларга тырышты. 96нчы номерлы һөнәр лицее коллективының «КВН»нарда еш катнашканы үзен нык сиздерде. Сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, тиешле урында кирәкле хәрәкәтләр ясаулары һәм билгеләнгән вакыттан чыкмаулары чын «КВН»чыларга хас сыйфатлар дип күзәтеп утырдым. Калган ике команданың чыгышлары вакыт-вакыт спектакльдән күренешләрне хәтерләтте һәм вакытка сыешмау нәтиҗәсендә баллар да киметелде. Ә шулай да «КВН» эчтәлеге ягыннан бик бай иде. Биредә тормыш ваклыклары да, бик күпләрне төп башына утырткан караклык төрләре дә тәкъдим ителде. Быел Казанда үтәсе универсиада хакында да кызыклы сюжетлар хәзерләнгән иде. Тормыш ул - театр, ә без анда һәммәбез дә актерлар дияргә яратсак та, зур сәхнәгә чыгу белән күпләребез каушап кала. «КВН»да катнашучыларның гади хезмәткәрләр икәнен исәпкә алсаң, сәхнәгә чыгып бөтен залны көлдерерлек итеп уйнаулары һичшиксез мактауга лаек. «Интерда» командасыннан Гөлфия Фәсыйхованың Комсомол урамын эзләвен, «Первые лучшие» командасыннан Нияз Әхәтовның чын мәгънәсендә үзен «КВН»чы итеп таныта алуын һәм «Сливки» командасыннан Рәмис Кәлимуллинның 250 сумга такси хезмәте күрсәтүләрен тамашачы озак искә алып көләр әле.
Рәсемдә: «Балтач сөт-май комбинаты» табышының «чишмә башы» булган «Чуарбикә» дә КВНга килүне кирәк тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250