Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырымнан ял итеп кайттылар

Балтач районы социаль яклау бүлеге юлламасы белән мохтаҗ һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 8 бала 21 көн дәвамында Севостополь шәһәренеӊ диӊгез ярында урнашкан «Атлантус» лагеренда ял итеп кайттылар.

Казан шәһәреннән самолетка утырып, 2 сәгать эчендә һава лайнерында тамак ялгарга да өлгереп, тиз генә Кырымга барып җитәләр. «Иӊ ошаганы диӊгез булды», диләр алар. Аныӊ чисталыгына, үзенә генә хас тавышына гашыйк булып кайтканнар балалар.
5 тапкыр ашатканнар үзләрен, төрле уеннар, бию кичәләре, кызыклы викториналарда бик теләп катнашканнар. Әмма, «рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил» дигән әйтемне балалар бик тиз төшенгәннәр, кире Казан шәһәрендә самолет трапыннан төшкәндә сагыну һәм күрешү шатлыгы йөзләреннән бөркелеп тора иде ди, аларны каршы алучы апалары.
Балаларныӊ һәркайсы юллама алырга ярдәм иткән, самолетка утыртырга алып барган һәм Казан шәһәренә кайтканда каршылаган социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтле.
Фото: http://na-more.biz/sebastopol/atlantus, http://www.rest-hotels.ru/Sevastopol/camps9.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250