Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышларда да уңыш җыяр чак

Дәресләр бетүгә, укытучыларны җыелышка дәшеп, рәткә өч кыңгырау тавышы чыңлады. «Тагын нәрсә булды икән?» - дип, укытучылар методик кабинетка ашыкты. - Мәктәпкә быел ремонт булачагын барыгыз да беләсез инде, - дип сүз башлады директор. - Район җитәкчелеге рөхсәте белән яңа ел алдыннан ук башларга торалар. Ремонт зур масштабта булачак, алайса,...

Чынлап та көчле, энергияле безнең җитәкчебез Рәисә Галимҗан кызы Мөхәммәдиева. 1977нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып Түнтәр мәктәбенә килүен үзе ничек хәтерлидер, ә авылдашлар яхшы хәтерли. Алар укытучы Венера Гайнетдинова белән безнең мәктәпкә яшь, дәртле, ялкынлы бер дулкын булып килеп керделәр. Коллективка яңа сулыш өрделәр; мәктәп, авыл тормышын җанландырып җибәрделәр; барлык төр мәдәни чараларда, концерт-театр, конкурсларда башлап йөрделәр. Егетләребезнең дә иң асылларына яр булдылар. Рәйсә һәм Рәсүл Мөхәммәдиевлар гаиләсе - авылы¬бызның иң күркәм гаиләләреннән. Уллары Ранил (ул мәктәпнең иң төп спонсорларыннан) белән Рамил дә, кызлары Лилия дә Түнтәр урта мәктәбен уңышлы тәмамлады. Мәктәпнең әйдәп баручы хоккейчы-көрәшчеләре, биюче-артистлары, гомумән, лидерлары булып үстеләр. Тырыш, кешелекле, максатларына ирешүчән бу балаларның бүген өчесе дә югары белемле, киң эрудицияле белгечләр, үз эшләренең чын осталары. Ранил белән Рамил үзләре әтиләр инде: кызлары, уллары үсә.
Югары белем алганнан соң Рәйсә Мөхәммәдиева Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Ата-аналарның, укучыларның яраткан укытучыларына, киңәшчеләренә әверелде, җәмәгать эшләрендә теләп һәм актив катнашты.
1993-2002нче елларда Рәйсә Галимҗан кызы Урта Көшкәт җирле үзидарә Советы рәисе булып эшләде. Бу чорда да авылларны төзекләндерү, дүрт авылга мәдәният хезмәте күрсәтү, кешеләрнең көнкүрешен кайгырту, ветераннар белән эшләү юнәлешендә һәм башка эшләрдә үзенең тынгысыз йөрәге кушканча тырышып эшләде, намуслы хезмәт итте. 2002-2008нче елларда Социаль яклау министрлыгының Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә дә Рәйсә Галимҗан кызы район халкына игелекле хезмәт күрсәтте.
Ә инде 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Рәйсә Галимҗан кызы Мөхәммәдиева - Түнтәр урта мәктәбе директоры. Мәктәбебезнең барлык уңышлары, җиңүләрендә, яулаган үрләрендә директорның өлеше бик зур. Безнең коллективның педагогик эшчәнлегенең иң төп күрсәткечләре: иҗади һәм танып-белү активлыгы, танып-белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт һәм иҗади эшчәнлек, новатырлык дисәк, ялгышмабыз. Директорыбыз, тәҗрибә уртаклашу максатында, укытучыларыбызның төрле һөнәри бәйгеләрдә үзләрен сынауларына; төрле семинарлар үткәрүләренә; чыгыш ясауларына; район һәм республика матбугатында, төрле җыентыкларда дәрес һәм чара эшкәртмәләре белән катнашуларына зур әһәмият бирә, даими күзәтеп, кайгыртып тора.
Үткән уку елында Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе Көшкәтбаш төп мәктәбе белән кушылды. Рәйсә Галимҗан кызының ике мәктәп укучылары һәм әти-әниләре арасында тиешле, бердәм, дустанә атмосфера урнаштыру буенча хезмәте дә игътибарга лаек. Нәтиҗәдә, матур һәм көчле коллектив тупланды.
Җитәкчебез «Дуслык» авыл хуҗалыгы җәмгыяте белән дә ныклы элемтәдә. Мәктәп һәм җәмгыять арасында яхшы хезмәттәшлек урнашкан. Гомумән, Рәйсә Галимҗан кызы Мөхәммәдиеваның укучылар, укытучылар, мәктәп коллективы, авыл халкы, җитәкчеләр арасында дәрәҗәсе, абруе зур.
Укытучыларны җыю өчен тагын рәткә өч тапкыр кыңгырау тавышы яңгырады. Укытучылар ашыга-ашыга методик кабинетка җыела. Җитәкчеләре Рәйсә Галимҗан кызы Мөхәммәдие-ваның гомер бәйрәме, ике «бишле» билгесе куела торган истәлекле көне бүген. Безнекеләр артык күп сөйләшми, кешене күкләргә күтәреп үзе барында мактый белми. Алай да күңелләрендә йөрткән ихлас теләкләрен, уй-фикерләрен, җылы хисләрен җиткерерләр алар, җиткерерләр... Чөнки кирәк чакта сеңдереп мактый белгән, тиеш дип тапса орыша белә торган; кешене таный һәм күңеленә туры юлны тиз сала торган оста оештыручы, энергияле җитәкче аларның директорлары. Шуңа да ул җылы сүзгә, игътибарга һәм хөрмәткә бик тә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250