Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышны озату

Быелгы кыш күңелләрдә үзенең февраль салкыннары, март бураннары белән истә калыр, мөгаен.

Инде күңелләр язны көтә, кояшны юксына, гөрләвекләрне сагына. Каргалар, сыерчыклар килсә дә, быелгы яз озаклады. Әнә шундый кыш белән яз тартышкан бер көнне Чепья авылында кышкы спартакиада булды. Бәйрәмне стадионда оештырдылар. Ярышлар буласы урыннар кардан чистартылып, оештыручылар билгеләнде. Үзәк капкадан кергәндә үк «Труд» җәмгыяте пешекчеләре халыкны ботка белән каршы алдылар. Ярышларның да төрлесендә катнашып, теләсәң берүзең, теләсәң төркемләп көчеңне сыный алырга мөмкинлекләр күп булды. Бәйрәмне иң беренче чаңгычылар башлап җибәрде: ирләр - 3, хатын-кызлар 2 чакрымга чапты. Җиңүчеләре дә билгеле - Олег Андреев белән Дания Нотфуллина. Халык ату ярышларын кызыксынып күзәтте: төз атучы мәргән булып Юрий Эшкеев танылса, хатын-кызлардан Ирина Кумаевага тиңнәр булмады. Төркемләп аркан тартканда балалар бакчасында эшләүче гүзәл затларыбыз, ә ирләрдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре җиңүче булып танылды. Иң кызыгы - мини-футбол уйнаучылар янында булды. Авыл җирлеге кызлары белән Рузия Шәйхетдинованың кызлары арасында көч тигез дип табылды. Ирләр арасында беренчелекне «Агрохимсервис» егетләре яулады.
Чепья авылы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X