Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыйммәтле бүләк

Фирдинант Гыйлемҗановның ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясеннән зур бүләкләр белән кайтуын ишеткәч редакциябезгә кунакка дәштек.

Физкультура укытучысы һөнәрен үзләштергән Яңа Салавыч егетенең бүгенге көндә эчке эшләр системасында югары дәрәҗәләргә ирешүе миндә зур кызыксыну уятты. Сорауларыма төгәл җавап алу нияте белән Фирдинант абыйның яшьлек елларына юл алдык. Кече Лызи, Пыжмара урта мәктәпләрендә физкультура укытучысы, соңрак «Сельхозтехника»да спорт буенча өлкән инженер булып эшләгән Фирдинант абый 1984нче елда милициягә эшкә килә. Биредәге хезмәт юлын балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы буларак башлый. Яшь буынны тәртипкә чакыру, үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштыру юнәлешендә күләмле генә эшләр алып бара. 1991нче елда Фирдинант Гыйлемҗановны участок вәкиле итеп билгелиләр. Монда да сынатмый ул. Үз участогының тыныч тормышы өчен көрәшә. 2010нчы елда «Үз һөнәренең остасы» республика конкурсында җиңү яулый. Узган ел милиция полициягә әйләнгәч Фирдинант әфәнде Кариле административ участогы вәкиле итеп билгеләнә. Бүген исә ул Сосна, Иске Салавычның төньяк өлеше, Кариле, Яңа Салавыч, Биктәш авылларының тынычлыгын, иминлеген саклаучы. Эшендә ирешкән зур уңышлары өчен полиция подполковнигы Фирдинант Гыйлемҗанов ТР Эчке эшләр министрлыгында үткән коллегиядә мәртәбәле бүләкләргә ия булды. 2011нче елгы эш нәтиҗәләре буенча «Үз эшенең остасы» булып танылган Фирдинант Шәрифҗановичны Мәскәүдән килгән генерал-лейтенант кыйммәтле бүләк - кортик белән бүләкләде. Шулай ук Фирдинант әфәндегә министрлык исеменнән Ә.Сәфәров үзе Диплом һәм 50 мең сум премия тапшырды.
Әйтергә кирәк, балтачлылар соңгы елларда әлеге юнәлештә җиңүне кулдан ычкындырмый. Алдагы елларда район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Эдуард Фәйзрахманов зур җиңүләр белән кайтса, быел эстафетаны Фирдинант абый үзенә алды. Республика күләмендә югары күрсәткечләргә ирешеп, үзеңне башкалардан өстен күрсәтү өчен үз эшеңне тирән хөрмәт итү, хезмәттәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә эшләп, халыкның ышанычын аклау кирәк. Киләчәктә дә намус белән башкарган хезмәтегез бары уңышларга илтеп, безнең җирлектә һәрчак тынычлык, тәртип хөкем сөрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250