Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызганыч, туган илебезгә азатлык бүләк иткән ветераннарыбызның сафлары, көнләп кими

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы айлар калып бара. Районда бу нисбәттән күләмле эшләр башкарыла.

Мәктәп-бакчаларда, мәдәният йортлары һәм китапханәләрдә әһәмиятле чаралар, музейларда очрашулар үтә. Волонтерлар өлкәннәрнең өйләрендә булып, тарихларны барлый, йорт эшләрендә ярдәм итә.
Тик кызганыч, туган илебезгә азатлык бүләк иткән ветераннарыбызның гына сафлары айлап түгел, көнләп кими. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Салавычтан Тәлгать Зыятдинов вафат булган иде. Инде менә кичә Балтачта яшәүче Серафим Ипонов арабыздан китте.
Бүген районда 32 генә сугыш ветераны бар. Шуңа да исән чакта кадерләрен белеп, кадер-хөрмәт күрсәтәсе иде. Шундый хөрмәтләүләрнең берсе - юбилей медальләре тапшыру. Республика буенча аларны тапшыру февраль-апрель айларына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250