Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыңгыраулы бит ул мәктәп елы, онылмый аның көне дә (+фото)

Якынлашып килүче Укытучылар бәйрәме уңаеннан, Түбән Кенә мәдәният ңйортында «Иңнәреңдә тормыш дилбегәсе, кулларыңда бала язмышы» дигән бик эчтәлекле кичә үткәрелде.

Бу көнне лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучылар Мәдинә Сәмигуллина, Кадрия Фәйзрахманова, Роза Галимова һәм Фәридә Хөсәеноваларның урыны сәхнә түрендә булып, аларга укучылары еллар дәвамында да күңелләрендә сакланып килгән җылы хатирәләрен, изге теләкләрен ирештерделәр. Озак еллар балаларга белем биргән һәм бүгенге көндә дә алар тарафыннан хөрмәтле һәм кадерле булу укытучыга бирелә ала торган иң югары бәядер ул.
Мондый чара әлеге мәдәният йортында беренчесен генә уздырылмый, аны оештыручы Кадрия Галимуллинага алга таба да эшендә уңышлар юлдаш булсын. Мәктәп бусагасын атлап чыккан көннән бирле күрешмәгән сыйныфташларны да берләштерерлек, укытучыларны да күреп хөрмәтләрлек зур чараның дәвамы алдагы елларда да булып торсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев