Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы озын кичләрдә... Көшкәтбашта...

"Җитәкчелек белән очрашып тору кирәкле гамәл”...

Кышкы кичләрнең берсендә  уңганлыгы-булганлыгы белән  дан тоткан  Көшкәтбаш авылында, мәдәният йортында,  халык җыены узган. Җыенга сиксәнләп кеше килгән. Районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин да катнашкан. Халык белән күзгә-күз карашып сөйләшү уңай атмосферада узган. Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин алда көтеләчәк Россия Президенты сайлаулары турында аңлаткан, халыктан сөт җыю мәсьәләсенә ачыклык керткән, дәүләттән бирелә торган субсидияләр хакында мәгълүмат биргән. Фирдәвес Нәбиуллин районның социаль-икътисадый үсешенә тукталып, авыл кешесен кызыксындырган сорауларга җавап биргән. “Халык җыелыштан канәгать калды, җитәкчелек белән болай очрашып тору кирәкле гамәл”, дип белдерделәр көшкәтбашлылар. Соңыннан авыл үзешчәннәре белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителгән.

Г.Хасанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы