Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызы белән әтисе янгында һәлак булган

Һәлак булган сабыйның әнисе янгын сүндерүчеләргә сөйләгәнчә, ул олы кызы белән эш буенча киткән була. Ире һәм ике яшьлек кызы өйдә кала.

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ике яшьлек сабый һәм ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Шимбә 11.08 сәгатьтә 112 бердәм номерына Зәй районы Александровская Слобода авылының Новая урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килеп җиткәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган, түбәсе җимерелеп төшкән була инде.

12.45 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр янгынны чикләп алуга ирешә, ә 10 минуттан соң тулысынча сүндерә.

Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта 40 яшьлек ир-атның мәетенә тап була. Бераз соңрак тагын бер куркыныч табылдыкка – ике яшьлек кызның мәетенә юлыгалар.

Һәлак булган сабыйның әнисе янгын сүндерүчеләргә сөйләгәнчә, ул олы кызы белән эш буенча киткән була. Ире һәм ике яшьлек кызы өйдә кала. Хатын-кыз өенә кайткач, төтен чыкканын күреп ала, әмма күршеләре мунча яккан дип уйлый. Шушы ук вакытта диярлек авылдашлары өйгә ут кабуын абайлап ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Күршеләр дә, хуҗабикә дә ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче өйгә кермәкче була, әмма куе төтен моны эшләргә ирек бирми.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/zy-rayonynda-bulgan-yangynda-tise-beln-kyzy-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев