Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызым туды! Ничек тәрбиялим?

Кызыгызга журнал битләрендәге модельләрне үрнәк итеп күрсәтмәгез!

"Кызлы кеше - бәхетле кеше", ди безнең халык. Бүгенге заманда кызларны тәрбияләү җиңелме? Белгечләр кыз бала тәрбияләүче әниләргә түбәндәге киңәшләрне бирә.
1. Европа илләреннән кергән гәүдә "стандарт"ларына каршы көрәшергә өйрәтегез. Ел саен меңнәрчә кыз анорексиядән вафат була, йөзен, гәүдәсен үзгәртергә тырышып, сәламәтлегенә зыян сала. Сезнең кызыгыз болай да матур. Һәм ул боларсыз да хөрмәткә, мәхәббәткә лаек.

2. Кызыгызның фикерен бүлдермәгез! Ул әле кечкенә булса да, аның да һәрнәрсәгә үз карашы бар. Аны вак-төяккә игътибар итә, артыгын сөйли, дип уйламагыз, тыңлап бетерегез. Шул вакытта гына ул үзен ышанычлы тотачак, аның фикере мөһим булуын тоячак. Ә бу, үз чиратында, аны уйлап эш итәргә, җитди булырга өйрәтер. Ул башкарган эшләренең башкалар өчен дә мөһим булуын аңлаячак.

3. Аңа яхшы мөнәсәбәт күрсәтегез. Кыз бала өчен әнисе үрнәк. Сез гаиләдә бәхетле икән, хатын-кыз шундый булырга тиеш, дип уйлаячак ул. Сәламәт тормыш алып бару, ирегез белән аралашуны да, үскәч, ул кабатлаячак. Үз балаларын тәрбияләгәндә дә сезнең тәҗрибәгә таяначак.

Фото: takeme-dress.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

http://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев