Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызының егетенә аткан

Һәм гаражда күмеп куйган. Аны бер ел эзләгәннәр.

Ленинград өлкәсендә бер ир кызының сөйгән егетен атып үтергән һәм, гараж идәне астына күмеп, яшереп куйган. Выборг районындагы Первомайское бистәсендә яшәгән 26 яшьлек егетне бер елдан артык эзләгәннәр.

Ул югалгач, әбисе полициягә мөрәҗәгать итеп, оныгын 2019 елның 15 июленнән бирле күрмәвен сөйләгән. Шуннан соң егетне эзли башлаганнар. Аның мәете сөйгән кызының әтисенең гаражында идән астында табылган.

Егетне эзләү эшләрендә кызның туганнары да актив катнаша. Аның 63 яшьлек әтисе дә ярдәм итешеп, борчылып йөри. Җинаятен яшерергә маташса да, озак вакыт сораштыра торгач, полиция бу ирдән дөреслекне әйттерә.

Югалган егетнең мәете табылу турында 26 октябрьдә билгеле була. Гараж хуҗасын шунда ук тоткарлыйлар. Пенсионер кызының сөйгән егете белән низаглар булуын әйтә. Былтыр июльдә алар нык кына талаша. Ирләрнең берсенең пистолеты була. Нәтиҗәдә, әти кеше кызының яраткан егетен атып үтерә. Җинаять эзен яшерү өчен ул мәетне гаражга илтеп күмә. Пистолетны яшерә, диелә бу хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир кулг алынган.

Фото: spar.org.ua ; чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал