Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күз тимәсен, нык әле

Эштән кайтып килешем... Бистәбез зиратында изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә генә барлыкка килгән каберлеккә күзем төште. Янында Хәсәнша абзый, уйга чумган. Эчен бушатырга теләгәндер инде, мине янына чакырып алды. Хәләл җефете Рәүфә апаны соңгы юлга озатканда аның тазалыгына, аек акылына исем китеп кайткан идем. Бу очрашуыбыз исә соклануымны арттырды гына.

1930нчы елның 25нче сентябрендә Буа районы Күзби авылында туган Хәсәншага барлык яшьтәшләре кебек үк шул заманның бөтен авырлыгын, кырыслыгын үз җилкәсендә татырга туры килә. Авыр хезмәт башкарып, буй җиткән егетне язмыш 1951нче елда безнең районга китерә. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозларны торгызучы «утыз меңенчеләр»нең берсе булган Хәсәнша, Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән Шаумян исемендәге колхозда оешкан сортлы орлык җитештерү базасына җитәкче итеп билгеләнә. 62 ел гомер иткән Рәүфәсе белән дә менә шушында таныша ул. Смәел авыл советы секретаре булып эшләгән кыз белән берничә ай очрашканнан соң, өйләнешеп тә куялар. Булдыклы Хәсәншаны 1952нче елның башында Комзавод авылының «Ирек» колхозына рәис итеп билгелиләр. Рәүфәсе дә биредә секретарьлек эшен дәвам итә. 1957нче елда, партия кушуы буенча, Хәсәнша «Марс» колхозына күчерелә. Мөгаен, мондый «чегән тормышы» Рәүфәгә бер дә җиңел бирелмәгәндер. Шулай да бер-берсен аңлап, матур гомер кичерделәр. 26 ел гомерләре исә Субаш белән бәйле. Ире җитәкчелек итте, Рәүфә интернатта балалар тәрбияләде. 1983нче елда Хәсәнша Гыйльфанович район кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр буенча директор урынбасары - хәзерләүләр конторасы директоры итеп билгеләнә. Шушыннан ул Рәсәйкүләм пенсионер булып, лаеклы ялга китә.
Аз гына аралашуыбыз вакытында мин аның офтануын, зарлануын ишетмәдем. Күз тимәсен, нык Хәсәнша абый. Кичә аңа 82 яшь тулды, бүген исә Рәүфәсенең кырыгы. Мин Хәсәнша абыйның үзенә ныклы сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы телим, бу кыска гына язмам исә Рәүфә апаның рухына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250