Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күз явын алырлык сөлгеләр. Кем чиккән? (+фото)

Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинованың чиккән эшләре авыл, районнарга гына түгел, инде республикага да таныш.

Әбиләребез, әни-апаларыбыз яшь чагында йорттагы һәр чүпрәк җиһаз чигү чигеп бизәлә иде бит: тәрәзә пәрдәләреннән башлап, кул сөртә торган сөлгеләргә кадәр чигеп матурлый иде алар. Ә бизәкләре бер-берсен кабатламый, үзенчәлекле.Чигү үрнәкләрен кара күчермәдән күчереп кулдан-кулга йөртәләр иде.

Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинова да шул рухта тәрбияләнеп, бүгенге көндә дә әлеге кәсепне гомер юлдашы иткән ханым. Аның чиккән эшләре авыл, районнарга гына түгел, инде республикага да таныш.

- Соңгы вакытларда чиккән сөлгеләр сорап еш мөрәҗәгать итәләр,туй-никахларга гына түгел, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәргә дә алучылар бар, – ди Гөлшат апа.

Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк, диләр. Фотоларга бер күз атыгыз әле нинди матур, зәвыкле, кабатланмас алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев