Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күздә – яшь, күңелдә – рәхмәт

8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне. 21 гасыр һөнәре булган социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 2000 елдан билгеләп үтәләр.

Аларның кирәклеге, никадәр авыр, катлаулы, әмма шул ук вакытта бик тә  изге эш эшләүләре турында шик тә була алмый. Әмма бу фикер алар хезмәт күрсәтә торган кешеләр янына барып, алар белән очрашып сөйләшкәч, аралашканнан соң тагын да ныгый.

Районыбызда бу юнәлешкә хезмәт күрсәтә, эш оештыра торган коллективлар турында беренче язуыбыз түгел. Алар үзләре дә һәрчак безнең белән элемтәдә. Авылларга чыкканда да, бик теләп, үзләре белән “ияртәләр”. Шуңа да бу юлы авылларда социаль ярдәм алучы өлкәннәр, аларга хезмәт күрсәтүчеләр янында булып, аларның хәлләрен белешергә булдык.

Иң элек шушы юнәлешкә җаваплы эш оештыручылар турында берничә сүз. Гөлнара Айдар кызы Әхмәдиева җитәкчелек итә торган “Наз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге турында Чепьядагы тернәкләндерү бүлекчәсе аша районнан читтә дә бик әйбәт беләләр. Әллә кайлардан кадәр киләләр, бик канәгать булып китәләр икән (сүз уңаеннан анда барлыгы 24 кеше эшли. Ольга Гаврилова җитәкчелегендәге бу коллективтагы һәр белгеч турында үз эшенең остасы дияргә була. Илдә барган чикләүләр аркасында эшчәнлеген туктатып торган Чепьядагы бүлекчә 15 июньнән эшчәнлеген торгызыр дип тә өметләнәләр).

“Наз” үзәгендә барлыгы 85 кеше хезмәт куя. Шуларның 38е турыдан-туры өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Мондый төр ярдәмнән районда 218 ялгыз һәм караучысыз калган кеше файдалана. “Эшебез күп юнәлешле, мең дә бер проблемалы, әмма коллективыбыз куйган таләп-максатларны үтәргә сәләтле. Барысы да тырышлар, яратып эшлиләр. Монысы өчен бик зур рәхмәт аларга, – ди Гөлнара Әхмәдиева. – Урынбасарым Фәния Йосыпова, баш хисапчы Чулпан Габдрахманова, бүлек мөдирләре Әнисә Хәйруллина, Энҗе Корбанова һәм алар кул астында эшләүчеләр белән дә аңлашып, килешеп, ярдәмләшеп эшлибез”.

Гөлнараныкылар

Гөлнара Якупова – өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә дистә еллап эшли инде. Безнең белән иң күп аралашучыларның берсе. Һәрчак ачык йөзле, оптимист. Биредәге хезмәткәрләргә авыл җирлекләре конкрет бүлеп бирелгән икән. Гөлнара җаваплылыгында 6 җирлеккә кергән авыллар. Иң гаҗәпләндергәне: Гөлнара ул авылларда яшәүче үз тәрбияләрендәге бөтен әби-бабайларны исемләп белә булып чыкты. Үзе моны гадәти әйбер саный: коронавирус чыкканчы без дә авылларда гел була идек, әби-бабайлар үзгәреп торса да, алар белән гел аралашып торгач, алар безгә якын кешеләргә әйләнә бит, ди.

Алар гына түгел, үзләренә хезмәт күрсәткән һәркем өлкәннәр өчен дә иң кадерле кешегә әйләнә икән. Без кергән һәр йортта: “Без аларны көтеп торабыз, үз балабыз кебек алар безгә”, – диделәр.

Нөнәгәр авылында без кергән һәр йорттагы тәртип, чисталык сокландыра торган, һәркайсы заманча төзелеш материаллары белән тышланган, түбәләр дә, тәрәзәләр дә заманча.

– Матур, төзек йортта яшәүләргә җитми инде, сеңлем, – ди бу хакта сорагач, Әхмәтхан абый Шәфигуллин. – Карчыгым исән чакта ремонтлаттык. Бөтенесен Рамиләбез (социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова) һәм авылдагы туганнарыбыз оештырды...

Әхмәтхан абый гомерен намуслы хезмәттә үткәргән, бик тырыш, заманында бик мактаулы тракторчы булган кеше. Армиядән кайткан елны ук ничә ел тик торган, үзе әйткәндәй, карга оялап бетергән иске тракторны санаулы көн эчендә ремонтлап чыгып, тәүлегенә унсигезәр сәгать эшләп, Чепья районы буенча беренче урынга чыга, костюм-чалбар белән бүләкләнә. Аннан соң да гел мактаулы була. Тик сәламәтлеген иртә югалта. Әмма югалып калмый: авылга “ут кертүче” дә, су кертүче дә ул, бөтен тирә-якны карлыган үсентесе белән тәэмин итүче дә. Карчыгы Маһиәнвәр белән дә 60 елдан артык күпләргә үрнәк булып яшиләр. Бер ел элек вафат булган карчыгын әле дә бик сагына, юксына Әхмәтхан абый. “Ярый әле Рамиләбез бар. Үз балаларыбыз булмагач, картлыгыбыз өчен бик кайгырган идек. Мондый рәхәт, бәхетле тормыш насыйп булыр дип уйламадык та. Унбиш ел инде Рамилә безне үз әти-әниседәй хөрмәтли. Аның тырышлыгы белән чип-чиста өйләрдә яшим, чип-чиста урын-җирдә йоклыйм... Нәрсә кирәк, барысын алып кайта. “Бабай”, – дип кенә тора. Ул килеп керүгә, өйләр яктырып китә инде менә... Рәхмәт шушы эшләрне оештырган кешеләргә, безгә тыныч картлык бүләк иткән Рамиләгә, – ди ул. – Авылда олы апамның кызы яши, атна саен мунча кертәләр, хәлемне белешеп торалар. Аларга да мең рәхмәт!

Гөлҗиһан апа Фәрзетдинова безне мич коймаклары пешереп көтеп торган, әле миченең уты да сүнмәгән иде. Мич коймагы аның “фирменный” ризыгы булып чыкты. Авылда берәр бәйрәм булса, заказ биреп пешертәләр икән. Тансыкка әйләнгән мич коймагын моннан тыш та пешертеп алучылар бар. “Мичеңне генә сүтә күрмә”, – диләр икән аңа (чыннан да, коймаклары искиткеч тәмле!). Гомере буе фермада эшләгән, дуңгыз, сарык та караган, сыерлар да сауган Гөлҗиһан апа. Тормыш иптәше Хафиз белән 37 ел бик матур гомер кичергәннәр. Тырышып эшләп, үз көчләре белән көн күргәннәр. 35 ел кайнанасы белән әниле-кызлы яшәгәннәр. Аны кадерләп, соңгы юлга озаткан. Авырып, коляскага калган ирен ике ел буе авырсынмый караган, тәрбияләгән. Инде аның вафатына 11 ел тулып үткән.

– Иртән йокыдан уянуга Рамиләне көтә башлыйм, – ди Гөлҗиһан апа, Рамиләне  мактауга күчеп. – Биш елда бик якын кешемә әйләнде инде ул. Эшенә дә сүз тидерерлек түгел. Бик кешелекле, башкаларны аңлый да белә. Аның белән бөтен нәрсәне сөйләшеп була. Акыллы киңәшләрен дә бирә. Безнең бәхетебезгә безгә насыйп булган дим инде.

Әхмәтхан абый, Гөлҗиһан ападан тыш тагын биш кешегә хезмәт күрсәтә әле Рамилә. Аларда да шулай көтеп алынган, кадерле кеше ул.
– Шөкер, барысы белән дә аңлашып, килешеп эшлим. Бер сүзгә килгән юк. Читтә балалары булганнарның да балалары гел шалтыратып, рәхмәт әйтеп тора, – ди Рамилә.

Шушы ук Нөнәгәр авылында җиде өлкән кешегә хезмәт күрсәтүче Ләйлә Нәкыйпова без барганда Саҗидә апа Мөхәммәтгалиевада иде. Саҗидә апа да гомер юлында бик күпне күргән: яшьли ирен, соңрак бер-бер артлы кызын, улын югалтып, улы белән тырышып салган зур йортта, авыру-сызлануларга бирешмәскә тырышып, гомер кичерә. Ярдәмчесе Ләйлә һәм гел кайтып хәлен белешеп торучы оныклары Саҗидә апаның иң зур юанычлары.

Ләйлә дә, Рамилә кебек үк, әби-бабайларның якын дустына әйләнгән инде. Тәҗрибәсе азрак булса да, ул да аларга ни кирәген белә. Көндәлек мәшәкатьләрен үз өсләренә алган, алай гына да түгел, үткәндәге моңсу хатирәләр белән мавыгып, авырып китмәгәйләре дип тә кайгыртучы, тиз генә сүзне башкага боручы мондый хезмәткәрләр барында алар алар ялгыз түгел, ышанычлы кулларда икән дип, сөенеп кайттым мин...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче оешма