Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күздә - яшь, күңелдә - рәхмәт

Бу тормышта мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән. Яши- яши мин шундый фикергә килдем.

      Кеше хәсрәтен, борчуын, проблемасын үзенеке итеп кабул итеп, ярдәмгә ашыккан андый кешеләргә ничек сокланмыйсың?! Соңгы елларда коляскам ватылып, бик газапланган идем. Инде мәрхәмәтле кешеләр кулланылышта булганын да бирделәр. Рәхмәт яусын үзләренә! Минем коляска белән тилмергәнне ишетеп, "Балтач нуры" мәчете имам- хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин һәм аның ярдәмчесе Котдус Насыйбуллиннар килеп, үлчәмнәр алып, ярдәм ышандырып киттеләр. Тольяттига заказ биреп эшләткән коляскаларын бер көнне үзләре үк китереп тә бирделәр. Котдусның җәмәгате Асия ханым да килгән иде. Нәкъ мин теләгәнчә, бик уңайлы булып чыккан коляскалары! Шунда утырган саен, йөргән саен бу игелекле кешеләргә рәхмәт укып яшим. Кылган барлык изге гамәлләре кабул булсын, мине сөендергән өчен үзләрен Аллаһы Тәгалә зурласын!

Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә!

Эльза Сәгыйтова.
Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе