Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге каникуллар җитә, янгын күзәтчелеге бүлеге кисәтә

Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз.

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана. Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Йорт-җирегездәге янгынга каршы торышны күзәтегез.Үзегезнең үк тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм утсүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагызның кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.

Балаларга ут белән уенның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01»,«101», «112» номеры буенча шалтыратыгыз.Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Нурфат Яппаров

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы канинкуллар

2
X