Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күзләрем йомык иде...

– Мин бит үзем дә сезнең кесәләрне йомык күзләр белән тентедем, – дип җавап бирә өлкән укытучы...

Бервакыт бер яшь кеше үтеп баручылар арасында үзләрен башлангычта укыткан укытучыны танып ала. Ул карт янына килә һәм:

– Сез мине таныйсызмы? Мин сезнең укучыгыз, – ди.

– Әйе, мин сине өченче сыйныф укучысы итеп хәтерлим. Син хәзер кайларда, нинди эш белән шөгыльләнәсең? – дип сорый укытучы.

– Мин дә сезнең кебек укытучы һөнәрен сайладым. Сез миңа шулкадәр тәэсир иттегез. Минем дә сезнең кебек яшь буынны тәрбиялисем килде.

– Шулаймыни? Шулкадәр нәрсә белән тәэсир иттем соң мин сиңа?

– Сез, чыннан да, хәтерләмисезме? Бервакыт минем сыйныфташыма әти-әниләре бик матур сәгать алып биргән иде. Ул аны мәктәпкә тагып килде һәм парта астына салып куйды. Мин түзеп тора алмадым, шыпырт кына барып, әлеге сәгатьне алдым. Сәгате югалганын белгәч, сыйныфташым елап, сезгә зарланды. Сез безгә: «Сәгатьне кем алды, балалар, зинһар, иясенә кайтарыгыз», – дидегез. Миңа бик оят иде, әмма барыбер бу сәгатьтән аерыласы килмәде һәм мин «сәгать миндә» дип әйтә алмадым. Шул чакта сез бөтенебезне стена буена тездегез дә: «Балалар, мин хәзер барыгызның да кесәләрен карап чыгарга мәҗбүрмен, барыгыз да күзләрегезне йомыгыз», – дидегез. Минем тормышымдагы иң оятлы мизгел иде бу. Менә сез бер укучыдан-икенчесенә, бер кесәдән-икенчесенә күчә-күчә, миңа килеп җиттегез һәм кесәмнән сәгатьне алып, берни булмагандай, башка кесәләрне капшауны дәвам иттегез. Аннары: «Балалар, күзләрегезне ачыгыз», – дидегез дә, башка бер сүз әйтми, сәгатьне теге балага бирдегез. Сез ул чакта минем намусымны һәм җанымны саклап калдыгыз. Сез мине карак дип тә, ялганчы, булдыксыз дип тә әйтмәдегез. Хәтта минем белән дә бу хакта берни сөйләшмәдегез. Еллар үткәч тә мин сезнең бу адымыгызга бик сокландым һәм сезнең әле формалашып өлгермәгән баланың намусын тапларга теләмичә, шушы адымга баруыгызны аңлап, педагог булдым...

Бәян ителгән хәлдән бермәлгә икесе дә тын калды. Аннан соң яшь педагог сорап куйды: «Бүген мине күргәч, бу вакыйга исегезгә төшмәдемени?»

– Мин бит үзем дә сезнең кесәләрне йомык күзләр белән тентедем, – дип җавап бирә өлкән укытучы...

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев