Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лаеклы ялга алкышларга һәм суга күмелеп киттеләр

Район янгын сүндерү бүлегендә кичә бик матур һәм хәтта күзләргә яшь китерердәй вакыйга булды.

Биредәге коллектив Олег Гайнетдиновны, Азат Вәлиевны һәм Ринат Шәйхуллинны лаеклы ялга озатты. Озак еллар әлеге коллективта эшләп, районыбыздагы янгыннар вакытында зур тырышлык куеп ярдәм иткән, сменалары вакытында йокысыз төннәр үткәреп, райондашларыбызның иминлеген саклаган әлеге шәхесләрне хезмәттәшләре көчле алкышларга гына күмеп калмыйча, су белән дә коендырды. Озак еллар эшләгән коллективтан китү бер дә рәхәт түгелдер, тик болай олылап озату бик зур дәрәҗә. Олег, Азат, Ринат әфәнделәргә алдагы тормышларында да бары тик уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев