Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Лайк”лы тормыш хикмәтләре

“Кызык” безне үзе таба хәзер...

— Минем яңа фотоны күрдеңме? Шәп, әйеме?! — дип сәламләде беркөнне урамда очраткан танышым. — Ничә «лайк» җыйган, ә?

Башта яшен тизлегендә «шөреп»ләр әйләнә башлады. Күрмәдем дисәм, үпкәләр микән? Күрмәдем бит. Ләкин шулкадәр «лайк» җыйгач, мин, мөгаен, күрергә тиеш булганмындыр... Күңелдә гаеп хисе хасыйл булды... Күрдем, дисәм? «Лайк» куймадың, дип гаепләячәк... Тукта әле, нинди гаеп инде бу, нигә алдашырга?

— Күрмәдем шул... — димен.

— Их, син... — ди бу, күңеле төшеп. — Ә мин синең һәр постыңа «лайк» куеп барам...

Минем дә күңел күтәрелмәде, билгеле. Менә инде ничәнче кат барлык социаль челтәрләрдәге битләрне юк итеп, компьютерны бөтенләйгә сүндереп куеп яши башлыйсы килү уе күңелгә килде... Ләкин кая барасың инде аны сүндереп? Урам себерергә генә бармасаң...

Заман кешесе гаджет-смартфоннарсыз һәм социаль челтәрләрсез яши алмый шул хәзер. Чөнки һәр эш диярлек алар белән бәйле. Хәтта чиновникларның эресе дә, вагы да безгә эшләгән эшләре турында нәкъ социаль челтәрләрдә «отчет» бирә. Укытучы-тәрбиячеләрне инде әйтеп торасы да юк. Компьютер алдындагы баш чыкмас эшләреннән тыш, алар социаль челтәрдә үткәргән чараларын күрсәтеп барырга һәм ватцапп аша ата-аналарның бетмәс сорауларына җавап бирергә дә мәҗбүр. Без, журналистлар, күптән иде кәгазь гәзиткә генә түгел, Интернет киңлекләрендә электрон рәвештә дә эшлибез.

Гомумән, кайсы гына оешмага барма, синең эшең социаль челтәрләр белән бәйле булачак. Ә көн буе алдыңда кабынган компьютер, социаль челтәрдә ачылган шәхси битең булса, куясың инде ул, билгеле, шәхси фотоңны да, дөньяга әйтәсең килгән уй-фикереңне дә, иҗат җимешеңне дә... Ә соңыннан «лайк»ларны карый башлыйсың. Ягъни кем күргән-укыган һәм ошатып, кызыл йөрәк билгесе куйган.

Беркөнне Үзәк базарда төшке аш вакытында тамак ялгап алырга булдым һәм, ирексездән, күрше өстәлдәге кызларның сөйләшүен ишеттем.

— Син нигә фәләннең фотосына «лайк» куйдың, ошадымыни? — ди берсе.

— Куймасам, үпкәли бит ул, куйдым инде, — дип җаваплый тегесе.

— Мин дә куйдым, чөнки соңыннан ул миңа куймаячак, — ди икенчесе.

— Уф, мин карап та тормыйча куям барысына да, жәлмени... — ди өченче кыз.

— Ә мин югары дәрәҗәле, җитәкче вазыйфадагыларга гына куеп утырам. Аларга куймыйча булмый бит, — ди беренче кыз.

Менә шуннан фикер йөртегез инде... «Лайк» дигәне жәл түгел, әлбәттә! Тик бит сүз фото турында гына бармый. Карап тормыйча гына яисә үпкәләтмим дип, кемнеңдер синекенә туры килмәгән фикеренә, «чиле-пешле» иҗат җимешенә «йөрәк» куяргамы?..

Мин кайвакыт социаль челтәрләрдәге кешеләрне... чәчәкләргә охшатам. Кемдер үз-үзенә гашыйк нәркис чәчкәсе. Кемдер тыйнак кына ромашка. Затлы гөлчәчәкләр дә очрый. Чәнечкеле шайтан таяклары да бар кебек... Уйлап карасаң, тормыш үзе безне беркөнне нәфис таҗлы чәчәктәй балкырга, нур чәчәргә мәҗбүр итә, ә кайвакыт, күңелне төшереп, чүп үләнедәй хис иттерә түгелме соң?..

Әгәр синең социаль челтәрдә ике-өч меңнән артык «дустың» бар икән һәм алар көн саен үз битләрендә ниндидер мәгълүмат яисә фото куялар икән, аларның барысына «лайк» куеп утырыр өчен күпме вакыт кирәк? Ә бит бар андыйлар, өлгерә алганнар... Эшләрен кайчан эшләп өлгерә икән бу соклангыч кешеләр?

Юк ла, һич кенә дә заман технологияләренә каршылык белдермим. Яратып һәм сокланып кабул итәм аларны. Уйлап карагыз, син әле генә төшкән фотоңны минут эчендә Җир шарының икенче почмагындагы кешегә күрсәтә аласың. Яисә дөньяга җиткерәсе килгән фикереңне кыска вакыт эчендә меңләгән кешегә ишеттерә аласың. Шәп бит, ә? Шәп... Тик шунысы бар, ул фикер-фотоларның барысы да башкаларга уңай эмоцияләр бүләк итмәскә яисә ялган мәгълүматлы булырга мөмкин. Медаль ике яклы, шул, нишләтәсең...

Табигать безнең һәрберебезне төрле итеп яраткан. Берәүләр актив, икенчеләр пассиврак. Берәүләр кеше тормышындагы хәлләр белән кызыксынырга ярата, икенчеләргә бу бөтенләй кызык түгел. Берәүләр көннәр буе яңа мәгълүмат кабул итеп утыра ала, икенчеләрнең артык мәгълүматтан башы авырта башлый. Берәүләр үзен күрсәтергә, башкаларның мактау сүзен ишетергә ярата, ә икенчеләр мөмкин кадәр күренмәскә тырыша. Менә шуннан чыгып нәтиҗә ясыйбыз инде — кемнәргә Интернет киңлекләре рәхәтлек бирә, кемнәргә баш авыртуы...

Кайчан килеп керде әле безнең тормышка бу социаль челтәрләр, хәтерегездәме? Ике дистә еллап кына бар, ахры. Бер яктан, алар, әлбәттә, уңайлылык китерде — күптән күрешмәгән дуслар табышты, кемнәрдер танышты, өлкәннәрдә кызыксыну уянды һәм алар заманча яңалыкларны үзләштерергә өйрәнде, берәүләрнең ялгызлык сагышы кимеде... Икенче яктан, кайберәүләрдә аларга бәйлелек барлыкка килде, күпләребезнең күз күрүе начарланды, башка эшләргә вакыт калдырмый башлады...

Иң башта без эштән бушаган арада социаль челтәрләргә кереп, кызык табарга тырыша идек. Бүген алар үзләре безнең эшнең бер өлешенә әйләнде... «Лайк»лы тормыш хикмәтләре башланды — «кызык» безне үзе таба хәзер...

Ә тормышның "лайк"сыз чагын хәтерлисезме әле? Телефон-компьютерсыз яшәгән чакларны? Фотоларны альбом эчләрендә саклаган вакытларны? Кунакка килгән якыныңның фотоальбомыңны карап, җылы сүзләр әйткәнен? Мең «лайк»тан да кыйммәтле «тере» сүзләр... Кем сагына ул чакларны? Сагынмагыз. Кайтмаска киткән тарихны сагынудан файда юк. Елмаеп, җылылык белән искә генә алыгыз...

Ләйсән Якупова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналист