Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләйсән - бәхетен авылда тапкан фельдшер-акушер

21 февраль көнне Россиядә фельдшер көне билгеләп үтелә

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки аларга бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызның барсында да диярлек әнә шундый гүзәл затлар эшли дә инде.

Шода авылы фельдшер-акушеры Ләйсән Габделхакова да шундыйлардан. Ләйсән ханым инде озак еллар фельдшер-акушер булып эшли. Заманында Фирдәвес Габделхәеваның ярдәмчесе булып эшләп, ул чакта ук мәктәптә сәламәтлек түгәрәкләре алып барган, мәдәни чаралар вакытында бик күп биюләрне сәхнәгә куйган, авыл өчен җан атып, һәр чарада оештыручылар сафында булган кеше.

Бер генә эштән дә курыкмаган Ләйсән ханымны авылдашлары да бик хөрмәт итә. «Авыл халкы тиешле прививкаларны вакытында ясата, медицина күзәтүләрен дә үз вакытында үтә. Участок табибәбез һәм шәфкать туташы белән дә аңлашып эшлибез», ди Ләйсән Габделхакова.

– Шода авылының табигате матур булган кебек, аның кешеләре дә бер-берсенә мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, – ди 30 элек Балтачтан әти-әнисенең туган авылы Шодага килен булып кайткан Ләйсән Габделхакова. – Язмышымны авыл белән бәйләгәнгә бер дә үкенмим. Мәхәббәтемне дә, бәхетемне дә Шодада таптым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фельдшер