Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әле дә ярый алар бар

Алар халыкның тормыш иминлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрләрдән сак-лап калыр өчен тырышалар

3 июль – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне. Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 84 ел тулуга багышлана.
ЮХИДИ хезмәткәрләрен кайбер кеше "өнәп" бетермәсә дә, аларның халыкның тормыш иминлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрләрдән саклап калуы бәһассез. Алар ел әйләнәсе хезмәттә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең уяулыгы, үҗәтлеге аркасында күпме җинаятьләр, юл һәлакәтләре булмый кала. Пандемия вакытында аларның аеруча көчәйтелгән режимда эшләвен танырга кирәк.

Матур үткәне булганның гына киләчәге өметле, ди халык мәкале. Районыбызның юл иминлеге һәрчак ныклы контрольдә булды. Әхмәт Мөхәммәтгалиев, Фәргать Шәфигуллин эшләгән елларда бүлекчә республикада мактаулылар рәтендә булды. Инспекторлар Габдулла Ганиев, Васил Ибраһимов,Фәнил Минһаҗев, Рәлиф Галимуллин хезмәтләре дә гел мактап искә алына. Әлеге югарылыкны саклау бүгенге коллективның дә төп максатларының берсе. Соңгы биш елда бүлекчә белән Рафил Шәймөхәммәтов җитәкчелек итә. Аның кул астында хезмәт куючы 5 инспектор, 1 техник белгеч – үз эшләренең осталары. Юл иминлеге прог-раммаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Лилия Һадиеваны хәтта балалар бакчасы сабыйлары да таныйлар.

– Хәзер безнең максат – шушы состав белән көндәлек эш белән беррәттән, район юлларынының иң аварияле урыннарын билгеләп, ул урыннарда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарны көчәйтү, юл шартларын яхшыртуга ирешү, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов. – 6 ай эчендә җиде юл-трансспорт һәлакәте теркәлеп, анда 13 кеше зыян күрде. Матди зыян белән 110 авария теркәлде. Алга таба да юллардагы иминлекне саклау өчен бөтен көчне куячакбыз, моның өчен профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтү күздә тотыла.

Шунысы куанычлы, район ЮХИДИ бүлекчәсе республика күләмендә гел алдынгы урыннарда. 2019 ел нәтиҗәләре буенча да безнекеләр 4 урынга лаек дип табылган. Шулай ук испекторлар Ранис Галимбәков белән Булат Хәбибрахманов “Иң яхшы юл-патруль хезмәте” исеменә лаек булып, вымпел һәм акчалата бүләккә ия булган.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди ЮХИДИ хезмәткәрләре көне