Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендар шәхес - Гарифҗан Галиевның бүген туган көне

29 март – Бөек Ватан сугышы ветераны, музей директоры, "Халыклар дуслыгы" музеена нигез салучы Гарифҗан Галиевның туган көне.

1965 елда укучылар көче белән булдырылган һәм 55 елдан артык ТР Балтач районының Чепья авылында эшли әлеге музей. Атказанган мәдәният хезмәткәре Галиев Гарифҗан Гали улына  94 яшь...

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

29 мартта Бөек Ватан сугышы ветераны, "Халыклар дуслыгы" музее оештырган һәм хәзерге көндә музей директоры Гарифҗан Галиевичка 94 яшь тула. Олы кеше игьтибарга, җылы сүзгә, аны искә алуларына, каядыр чакырып зурлауларына (бара алмасада), бик мохтаҗ. Әйтмәгез - олы ул, аңар авыр булыр дип. Юк, авыр түгел. Искә алмаулары бигрәкләр авыр.... Хөрмәтләгез, котлагыз туган көне белән.

Аңа сәламәтлек, исәнлек телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган көн Гарифҗан Галиев легендар шәхес