Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлем белән күзгә-күз очрашкан Рөстәм Нәбиевнең тәүге китабы чыкты (фото)

2015 елда Омскида казарма җимерелеп, бик күп егетләр һәлак булды. Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев могҗиза белән исән кала. Шушы көннәрдә егетнең «Бөртекләп җыелган гомер» исемле китабы дөнья күрде.

Рөстәм Нәбиев исемле Башкортстан егете турында бер генә язмадык. 2015 елда Омскида казарма җимерелеп, бик күп егетләр һәлак булды. Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев могҗиза белән исән кала. Шушы көннәрдә егетнең «Бөртекләп җыелган гомер» исемле китабы дөнья күрде. Авторлары яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе.

Китап 3000 тираж белән басылган.

Китапны “Ак бүре” нәшриятыннан (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт, 1 офис, +79172969782, эш сәгатьләре 08.30-15.00, төшке ашсыз, ял көннәре шимбә һәм якшәмбе) яки минем үземнән сатып алырга мөмкин (Казан, Карбышев ур., 13 йорт, 89534082455, үзегезгә уңайлы вакытта, алдан хәбәр итеп). Бәясе 250 сум. Шулай ук башка шәһәр һәм районнарга да почта аша җибәрү мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итә Инстаграм аша Дания Нәгыйм.
Десантчы Рөстәм фаҗигадә авыр җәрәхәтләр ала. Берничә сәгать хәрабәләр астында ята. Егетнең ике тапкыр йөрәге туктый. Әтисе үтенече белән аны Мәскәүгә озаталар. Ул 16 операция кичерә, аның ике аягын кисәләр. Шуннан соң егет яңадан яшәргә өйрәнә. Үз тормышын спорт белән бәйли.

Чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язылган китапта төп геройның тормышы, хис-кичерешләре тасвирлана. Егет тормыш сынаулары каршында югалмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, югарыга үрмәли.

 

Чыганак:tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Нәбиев