Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлемнән исән калган апабыз.

Без гаиләдә 7 бала үстек. Әниебез миңа 3 яшь тулганчы вафат булгач, Мәдинә апабыз тәрбиясендә калдык. Ул 1942 елда үз теләге белән фронтка китте. Апабызның фронттан язган өчпочмаклы хатлары еш кына килә иде.

Шуларның берсендә ул, үзен үлем куркынычы астына куеп, снарядлар, миналар шартлаган чакта да, авыр яралы командирны, солдатларны сугыш кырыннан алып чыгуы һәм бу батырлыгы өчен зур бүләккә лаек булуы турында язды.
Мәдинә апа бары 1945 елның ноябрь аенда гына кайтты. Мин абый белән аш пешереп йөрим, саклык белән өй ишеген шакыдылар. Кем шакый икән, дип, ишек ачып җибәрсәк, каршыбызда энҗе кебек ап-ак тешләре белән елмаеп Мәдинә апабыз басып тора, йөзендә нур балкый, хәрби киемнән, күкрәгендә күпсанлы медальләр балкый. Шатлыктан нишләргә белмәдек, каушап калдык. Тиз генә бәйрәм өстәле әзерләдек. Авыл, фронт хәлләре турында сөйләшеп, ул төнне бөтенләй йокламадык ...
Сугыштан соң ул мәктәптә рус теле укытты, Казанда югары партия мәктәбен бетерде, Балтач Райком партиясенең КПСС 3нче секретаре булып сайланды.
1968 елның августында вафат булды. Ул барыбыз өчен кадерле апа, икенче әниебез булды.
Фото: http://www.stihi.ru/2013/11/26/9618

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X