Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үлемсез полк” акциясендә балтачлылар нишләргә җыена? (+фото) 

Соңгы елларда Россия күләмендә "Үлемсез полк" акциясе зур масштабта үткәрелә башлады.

Бу чарага елдан-ел катнашучылар саны арту күзәтелә. Җиңү парадында плакатлар белән матур колонна булып узган халыкны бик күпләр горурлык хисләре белән сокланып күзәтте. 

"Үлемсез полк" акциясе кысаларында һәр мәктәп укучысы диярлек сугышта катнашкан бабалары, туганнары, күршеләре хакында плакат эшләде. Шулай ук оешма-учреждениеләрнең хезмәт коллективлары да бу акциягә теләп кушылды. 

Быел да әлеге изге эш дәвам итәчәк. Аларны без авылларда һәм Балтачыбызда үтәчәк митингларда һәм Җиңү парадында күрә алачакбыз. 

Район үзәгендә Җиңү парадында "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга теләүчеләр 9 май көнне иртәнге сәгать 8.00 - 9.00га кадәр район эчке эшләр бүлеге бинасы янында теркәлү узарга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев