Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ленина Шәфигуллина шигырьләре

Иртәгә шагыйрәбезнең 50 яшьлек күркәм юбилее, котларга оныйтмыйк.

 

Тормыш булгач, төрле чаклар була:
Карасы да була, агы да...
Шигырьләр дә күктән төшми алар -
Шул тормыштан алып языла...

Әгәр минем тылсым көчем булса...

Эх, әгәр минем тылсым көчем булса,
Ярдәм итәр идем барысына...
Әнисезгә әни бирер идем,
Алсын иде җылы кочагына...

Өйсезләрне өйле итәр идем,
Саулык бирер идем хасталарга;
Көйсезләрне көйле итәр идем,
Урын калмас иде шау-шуларга...

Әдәпсезгә әдәп бирер идем,
Акылсызга бирер идем акыл;
Ата — ана хакын онытканга,
Мин күрсәтер идем туры хак юл...

Кара көнчелекне, мәнсезлекне
Җир йөзеннән себереп түгәр идем,
Ни сөйләвен үзе ишетмәгәнне
Уйлап сөйләүчегә көйләр идем...

Туктатыр идем ызгыш, талашларны,
Тату яшәр иде туганнар...
Бүлешмәсләр иде төп нигезне
Бер карында яткан бертуганнар.

Бетерер идем җирдә сугышларны
Килештерер идем бар илләрне.
Тыныч булыр иде дөньялары,
Аяз булыр иде күк йөзләре.

Эх, әгәр шушыларны эшли алсам,
Тормышлар да башка булыр иде...
Җирдә барысы да әйбәт булып,
Күңел шатлык белән тулыр иде...

Өзгәләнеп, купме теләсәм дә,
Юк шул минем шундый тылсым көчем.
Бер аңларлар, үзгәрерләр диеп,
Хаман яхшылыкка өметләнеп,
Хыялланып, яшәп яткан көнем...

 

 

Мәрхәмәтле булыйк... 

 

Үзгәрәбез.. бөтен дөнья белән.
Катылана бара күңелебез...
Иң гадәти булган «нихәл?» сүзен
Әйтә белми инде бик күбебез... 

Ашыгабыз, каядыр чабабыз,
Нидер җитми, һаман нидер кирәк...
Аларда бар, бездә генә юк дип,
Төн йокламый янып көя йөрәк.

Ата — улны, ана — кызны белми...
Берсен-берсе күрми кешеләр.
Ә бит күпме алар янәшәдә
Җылы сүзгә мохтаҗ күңелләр...

"Бер җылы сүз — җан эретер«диләр,
Борынгылар белеп әйткәннәр.
Жәлләмикче әле җылы сүзне,
Күпме аны ишетми киткәннәр...

Җылы сүзгә һәркем мохтаҗ аңа:
Яшь кешеме, өлкән яшьтәме;
Саксыз сүзләр җанны яралыйлар,
Йомшак сүзне килә ишетәсе.

Авыр сүзләр белән яраламыйк,
Игътибарлы булыйк кешегә.
Ямен җибәрмикче бу тормышның,
Безгә гомер тик бер бирелә.

Җан ярасы бик озак төзәлә ул,
Төзәлсә дә, җөе кала аның...
Мәрхәмәтле булыйк кешеләргә-
Яхшылыкның булыр бер савабы...

 

 

Кешегә — кеше кирәк

Кешегә — кеше кирәк,
Кайгысын бүлешергә...
Хәлләрен белешергә...
Шатлыгын бүлешергә.

Кешегә — кеше кирәк,
Бергәләп чәй эчәргә,
Тормыш юлын кичәргә,
Юлда очраган киртәләрне
Бергәләшеп үтәргә...

Кешегә — кеше кирәк 
«Өстеңә ки, салкын» дип,
Йомшак эндәшер өчен...
«Кайттыңмы», дип каршылап,
«Сау бул» дип, озатыр өчен... 

Кешегә — кеше кирәк,
Кирәкле булу өчен...
Җаның өшегән чакларда
Җылысын тою өчен...

Кешесез җайсыз була,
Тормышың җансыз була...
Кешеле кешеләрнең дә
Кешесез булганы була...

Кешегә — кеше кирәк,
Булсын шундый кешегез...
Кешем бар, дип әйтә алсагыз,
Кадерләрен белегез!


Тормыш — мизгел генә....
Тормыш — мизгел...
Тик бер мизгел генә...
Кадерләрен аның белмибез.
Үпкәлибез юкка бер-беребезгә,
Кирәкмәгән сүзләр сөйлибез...

Мәңгелеккә килгән кебек җиргә,
Кыланабыз... белми чаманы...
Дөнья куабыз без, мал җыябыз,
Тазалыгың бетсә, бер көн килеп,
Алар сиңа кирәк каламы?!

Куанырга кирәк һәр мизгелгә,
Көнгә түгел, хәтта сәгатькә,
Бу мизгелдә син яшисең икән...
Сулышың бар, ике күзең күрә, 
Шөкер диген, димәк — исән-сау.

Бураны да матур, күрә белсәң,
Суыгы да рәхәт, ышаныгыз...
Тормыш бит ул үзе бер могҗиза,
Кадерен белеп яшәп калыгыз!

Туган ягым
Туган якка кайтсам, никтер,
Җиңеләя сыман сулыш алулар да;
Онытыла барысы: кайгы-хәсрәтләр,
Тормыш мәшәкате, арулар да.

Җанга бик тә якын һәрнәрсәсе:
Яңгыры, кары, давыл, бураны да;
Сыкраган җанга тынычлыкны
Табып була бары шунда гына.

Искән җиле шифа булып өрә,
Күптән җыелып килгән яраларга.
Ярый әле син бар, туган ягым,
Шушы яраларны дәваларга.

Кайткан саен ашкынып, очып кайтам,
Әйтерсең лә соңгы тапкыр кайту.
Кайтып килгән саен арта гына бара
Сине өзелеп сөю һәм ярату.

Аяк атлап булмас пычрагың да
Шундый якын минем йөрәгемә.
Шул пычракны ерып, яланаяк,
Йөгерер идем туган өйләремә.

Шаула, гөрлә генә, туган ягым,
Уңышларың белән куандыр.
Сызылып аткан таңнар, айлы кичләр
Бары синдә генә буладыр.


Күңелем тулса...

Күңелем тулгач, 
Кулларыма каләм алам,
Күңелемдәге хисләремне
Кәгазь битләренә салам.

Уйламагыз «йомшак» диеп,
Яшь тамганда.
Елау кирәк көчлегә дә
Кайчагында!
Елга да бит тулып җиткәч
Ташып ага,
Ярсулары беткәч аннан
Тынып кала...

Тормыш бит бу: түзәсең бер.
Түзәсең дә — 
Мөлдерәмә тулган савытыңа
Кемдер берәү бер тамчысын
Өстәп куя.

Елыйм әле, яшермим дә,
Оялмыйм да.
Елау кирәк кайчагында 
Һәркемгә дә.
Елаганнан сез көлмәгез, 
«Йомшак» диеп, 
Елый белмәгәннән менә 
Ерак йөре...

Ленина Шафигуллина, Яңгул авылы

Иртәгә шагыйрәбезнең 50 яшьлек күркәм юбилее. Чын күңелдән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр