Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлфия Шакирҗанованы таузарлылар ни өчен ярата? (+фото)

Биш кенә минутка соңга калса да, халык аны телефон аша эзләтә. Хөрмәтләүләрен, яратуларын, аңа гына ышануларын шул рәвешчә аңлата алар

Җырларда җырланган хат ташучы – һәр өйдә көтеп алынган кадерле кунак. Таузар авылы хат ташучысы Әлфия Шакирҗанова да бик кадерле кеше. Көндәлек матбугат, пенсия-субсидия, сирәк булса да, хат-хәбәрен дә китерә ул. Биш кенә минутка соңга калса да, халык аны телефон аша эзләтә. Хөрмәтләүләрен, яратуларын, аңа гына ышануларын шул рәвешчә аңлата алар.

– Элек, без яшь чакта, һәр гаилә 10-15 гәҗит-журнал яздыра иде. Хәзер кеше телевизор, интернеттан мәгълүматны күбрәк ала. Шулай да гәҗит укучылар бездә бар әле, – ди Әлфия ханым.

Хат ташучыбыз Әлфияне без бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, кешелекле, диләр таузарлылар. Әлфия ханым үзе дә Таузар халкын бик хөрмәт итә. Карадуганнан кадәр йөреп эшләсә дә, үз авылым кебек якын ул миңа, ди.

Эштән бушаган арада Әлфия Шакирҗанова мәдәният йорты каршында эшләп килүче җыр ансамбленә йөри.  Әнә шулай тормышын җыр белән юлдаш итеп, эшендә макталып, авылдашлары, таузарлылар хөрмәтендә яшәгән, эшләгән мәле аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хат ташучы