Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗәлгә каршы торып булмый икән…

Никадәр генә тырышсаң да әҗәлгә каршы торып булмый икән… Егерме тугызынчы октябрьдә озакка сузылган көчле авырудан соң утыз яше туларга унбиш көн кала сөекле кызыбыз Гөлназның йөрәге тибүдән туктады.

Соңгы сигез елда тормышыбызның үзәге, яшәвебезнең мәгънәсе булган балабыз безне калдырып китте. Якты кояш сүнгәндәй, дөнья тоташ караңгылыкка чумган кебек булды, бүгенге көнгә кадәр чын-чынлап аңга килә алмыйбыз. Авыр минутларыбызда Кунырда һәм Казанда яшәүче туганнарыбызның, күршеләребез Миләүшә һәм Ильдар Гарифуллиннарның, Хәмдия белән Фердинант Гыйлемҗановларның, район социаль яклау бүлеге җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең даими ярьдәмен тоеп яшәдек.
Кызыбызны дәвалау һәм газапларын киметүдә куйган тырышлыклары өчен район үзәк больницасы табиплары Гөльнара Мансуровнага, Вероника Аркадьевнага, Фәүзия Мингалиевнага һәм ашыгыч ярьдәм хезмәтендә эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә, шоферларга олы рәхмәтләребезне һәм чиксез ихтирамыбызны җиткерәбез.
Гөлназны тәрбияләүдә көндәлек булышлык иткән Лилиягә, Әлфиягә, Венерага, Эльвирага, Эльмирага һәм соңгы елда безнең яннан китмичә эшләүче Гөльшат Шаһимәрдановага, даими рәвештә өебезгә килеп кызыбызның хәлен белешеп - күңелен күтәреп торган классташлары Инсаф, Регина, Раилә, Гөльнара, Ландыш, Энҗе, Гөльшатларга, Арча мәгариф көллиятендә бергә укыган дусты Сирин Гиниятуллинга аеруча рәхмәтлебез.

Кызыбыз Гөльназ вафат булгач безгә рухи һәм матди ярьдәм оештырган Балтач урта мәктәбе директоры Гыйләҗева Гөльчәчәк Фидаил кызына, укытучылар коллективына, тормыш иптәшемнең хезмәттәшләренә, кызыбызның беренче укытучысы Фенера Тәбрисовнага, урта мәктәптәге сыйныф җитәкчесе Резеда Фоатовнага, төн саклауга килгән барлык өлкән апаларга, кызымның барлык классташларына, олы кызыбыз Гөльязның классташларына, барлык күршеләребезгә чиксез рәхмәтлебез.

Гөльназыбызны соңгы юлга озатканда дини йолаларны җиренә җиткереп башкарган Тәгъзимә, Зәмзәмия, Фирдәүсә апаларга, Куныр авылы имамы Рафис хәзрәткә һәм авылларыбыз өлкәннәренә, кызыбызның җәсәден авылга алып кайту өчен махсус машина белән тәэмин иткән үзәк больницаның баш врачы Газинур Дәулиевичка, мәрхумәне Балтачтан озатканда килгән, Куныр зиратында каршы алып җирләүдә катнашкан барлык туганнарыбызга, күршеләребезгә, авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне һәм чиксез ихтирамыбызны җиткерәбез.

Мәрхүмә кызыбыз Гөльназның урыны оҗмахта булсын!!! Тыныч йокла бәгырькәебез!!! Укыган догаларыбыз синең рухыңа барып ирешсен!!! Бер генә кешегә дә соңгы сулышын алучы баласының «Минем бик яшисем килә бит, әтием!» дип әйткән үзәк өзгеч сүзләрен ишетергә язмасын!!!
Рамилә һәм Гыйлмулла Зәкиевлар.

Кызым вафат… Күздән яшьләр ага,
Йөрәгемнән саркып кан тама…
Якты кояш нурын - җылылыгын,
Үзе белән алды бу бәла.
«Нык бул!» диеп киңәш бирсәгез дә,
Туганнарым, дуслар, иптәшләр…
Җан әрнүен ничек туктатыйм соң?
Әйтегезче миңа, кардәшләр!
Урынында гына утырса да,
Зур терәгем иде тормышта.
Тыя белде тәне сызлауларын,
Төпле киңәш бирде һәр эштә.
Изге айда, җомга көнне күмдек,
Аллаһ хөкеменә тапшырдык…
Туганнарым, авылдашлар белән,
Изге йолаларны башкардык.
Иптәшләре килде, дус кызлары,
Күршеләрем керде җыелып.
Рәхмәтләрем әйтәм һәберсенә,
Яшьләремнән булмый тыелып.
Интернетта дуслар җан аталар-
Бар да тели күркәм сабырлык.
Һәрберсенә бары рәхмәт әйтәм,
Булмаң кайгы - утка салырлык!
Сиңа атап шигырь язам кызым,
Бәхиллегең бирдең моңаеп.
Күз карашың барын әйтеп торды,
Бакыйлыкка күчтең елмаеп…
Урыннарың булсын оҗмах-түрдә,
Якты булсын кабер - гүрләрең.
Догаларым барып ирешсеннәр,
Йомшак булсын яткан җирләрең.
Китте кызым…Утыз яшь тә тулмый…
Күзләремнән һаман яшь ага…
Тән сызлавын мин дә тыя беләм…
Йөрәгемнән саркып кан тама…
Фото: http://www.pravoslavie.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250