Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил Фазлыев: «Табигать баласы мин»

Вакыт җитмәүдән зарланабыз. Ни арада көн үтә, ни арада атна, ай, ел узып китә соң, берни эшләргә өлгереп булмый, дибез. Баксаң, болар бар да ялкаулыкны аклар өчен әйтелгән буш сүзләр генә икән. Теләгән, күңел иткән кеше барысына да вакыт таба диюем.

Районда гына түгел, республикада актив дин эшлеклесе, баш казый, күп китаплар авторы буларак билгеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, әнә, җиләкче, чәчәк үстерүче, гөмбәче, бакчачы да. Бер караганда, буш вакыты бөтенләй юк кебек. Өйдә булган көне сирәгрәк тә әле. Әмма... ул инде күп еллар менә шуларның барысы белән дә чын-чыннан, яратып шөгыльләнә. Күпләп чәчәк үстерүче дәү әтисеннән күреп, кечкенәдән бакчада эшләргә ярата (үзе дә инде бүген Зәйнәб оныгым бакчада минем белән мәш килә, гөмбәгә дә бик яратып йөри, кызыксынып китмәс микән дип өметләнә). Ә инде армиядән кайткач, бакчачылык белән чын-чыннан шөгыльләнә башлый. «Сиксәненче елларда әле авылларда болай чәчәк үстермиләр, аны ашап та, сатып та булмый, – диләр иде дип искә ала ул. – Ә бездә үсә иде. 1 сентябрьдә бөтен ишегалды балалар белән тула иде. Хәзер инде чәчәк үстермәгән кеше юк. Матурлык һәрчак матурлык тудыра. «Аллаһ – гүзәл, гүзәллекне сөя дигән хәдис тә бар».

Бүген Фазлыевлар бакчасында ничә төрле һәм күпме чәчәк барын беркем дә төгәл белми (аларга ел да яңа төрләре өстәлә бара ләбаса). Шунысы гына мәгълүм: биредә кар беткәннән кабат кар яуганчы чәчәкләр өзелми. Хуҗалар аларны шулкадәр акыллы итеп утырткан: бу «чылбыр» өзеклексез дәвам итә. Биредә бик сирәк очрый торган чәчәкләр, «хәзрәт чәчәге» дигән атама алганнары белән беррәттән, безнең якларда үсә торган гап-гади чәчәкләр дә бар. Бүген без Җәлил абый белән нәкъ менә бакча-урман хәлләре турында сөйләшәбез.

–Җәлил хәзрәт, сез моннан күп еллар элек мин урманда җаныма рәхәтлек алам дигән идегез. Әле дә урман белән дуслыгыгыз дәвам итәме?

–Әйе. Кеше җаны һаман тынычлык эзләп бәргәләнә. Кемдер аны бәйләү бәйләп, балык тотып таба, мин үзем урманда җаныма рәхәтлек алам. Андагы сихри тынлык, матурлык, саф һава... моны берни белән дә тиңләп булмый. Аллаһы Тәгалә безне шулай яралткан, кеше монда яши икән, аңа ул шунда ризыгын да,  шифасын да, матурлыгын да биргән. Читкә барып табып булмый боларны. Үземне белә-белгәннән мин дүрт нәрсәне яратам: китап, чәчәк, гөмбә, җиләк. Гомумән, табигать баласы мин. Юньләп тәпи йөрмәгән чагымда ук әни үзенә иптәшкә урманга алып йөргән. Күтәреп алып барган, күчереп-күчереп утырткан. Шуннан бирле урманнан аерылган юк, аз гына буш вакытым булса, урманга китәм.

–Бер әңгәмәгездә сез иртә яздан кар ятканга кадәр гөмбә җыям дигән идегез.

–Әле дә шулай. Мактану булып кабул ителмәсен, безнең якларда үсә торган кырык-иллеләп гөмбәне әйбәт беләм. Әле шулар арасында гөрәҗдәнең уннан артык, ал гөмбәнең утызлап, тезелеп үсә торган (рядовка) гөмбәнең 17 төрен беләм һәм җыям. Кемнәрдер чит илгә барып ашап кайттым дип сөйләгән трюфель дигән гөмбәне дә безнең урманнарда таптым.

–Гөмбәләр турында шушы кадәр мәгълүмат каян килде?

–Мин бит, әйткәнемчә, китап яратам. Гөмбәләр турында да дистәгә якын китабым бар. Укып өйрәндем. Бу бик мавыктыргыч дөнья. Бер җыя башлагач, үзеннән-үзе кызыксынасың. Гөмбәченең ике шатлыгы бар, диләр бит. Күп очраса, булды дип сөенәсең, очрамаса, кайткач, эшкәртәсе юк дип куанасың.

–Яшьрәк вакыттта сез кыш көне дә урманнан чаңгы белән йөреп кайтырга ярата идегез дип беләм...

–Әле дә җай килгәндә чаңгы белән көндәлек 3-5 километр йөреп кайтырга тырышам. Хәзер урманга ук бармыйм, агачлыклар тирәсеннән урыйм.

–Киленегез Альбина инстаграмга сезнең инде апрель уртасында ук диярлек помидорларны теплицага күчереп утыртуыгызны куеп, күпләрне аптырашта калдырды. Ягыла торган да түгел бугай диештек. Берәр нинди өстәмә әзерлек чаралары күрәсезме?

–Юк, гап-гадәти: тәрәзә төбеннән алам да теплицага чыгарып утыртам. Кояш карап торганда көндез җылынып калса, төнгә 3-4 градус суыкка да бирешми әле помидор. Көндез болытлы булып, төнгә суытса, менә ул вакытта куркынычрак. Андый чакта мин шәм яндырам да,чиләк каплап куям. Кечкенә теплицага бер шәм дә җитә, зурракка икәү кирәк. Башка елларда шәм яндырмый калмый идек, быел бер дә куймадым әле. Күчерү вакытын билгеләгәндә теплицаның урнашкан урынын да истә тотарга кирәк. Кемдәдер ул күләгәрәк урында булырга мөмкин, ә безнеке бар яктан ачыклыкта.

–Сез бит инде кыярларны да күптән утырттыгыз. Кыярлар да шул теплицадамы?

–Мин ашыгучанрак кеше инде. Дым бар вакытта дип бөтен нәрсәне утыртып бетердем. Суганны да. Аны утыртыр өчен иң идеаль вакыт бу. Каенга яшькелт төс кергәндә утыртсаң, бик әйбәт. Кыярга килгәндә, аларны помидорлар белән бер теплицага утыртырга ярамый. Кыярга дымлы, җылы һава, ә помидорга үтәли җил кирәк. Гомумән, кыярны мин теплицага 8-10 төпләп кенә утыртам. Калганын аслык итеп, тирес салып ясалган түтәлгә утыртам. Өстенә пленка каплыйм. Аны инде монда өшүдән бигрәк, пешүдән сакларга, көндез, кояшлы вакытта баш-башларын ачып куярга кирәк. Мондагы кыярлар теплицага караганда иртәрәк тә өлгерә әле. Билгеле, һәр кешенең үзе сынаган алымнары, эш тәртибе бар, кеше фикерен башкаларга тагарга ярамый. Иң мөһиме: җир җылынган булырга тиеш. Иртә утырту бит әле ул җир өлгерү белән дә бәйле. Безнең бакча мәсәлән, иртә өлгерә. Башкалар әле җирләрен эшкәрткәнче,  без инде ел да утырткан булабыз. Аннары шунысы да бар: безнең түтәлләр такта белән төреп, тышлап алынган. Җир тапталмый, түтәл эчендәге туфракны яссы кискеч белән эшкәртәбез генә. Хәзер бит элекке кебек түгел, үсенте, орлык белән проблема юк,  өши-пешә икән, бөтен җирдә саталар, алып кайтасың да яңадан утыртасың...

...Менә шулай җайлы итеп, мәшәкать-проблема ясамыйча гына эшли дә инде Җәлил абый. Яратып эшләгәнгә шулай җайлы-җиңел күренәдер ул. Хәер, иртә таңнан торуга һәм каяндыр кайтуга, иң беренче эш итеп бакчадан әйләнеп керүне, һәр туар көндә кулына китап алуны гадәт, алай гына да түгел, яшәү рәвеше – ихтыяҗы иткән кеше башкача була да алмыйдыр. Яшүсмер чакта итек олтанлап, фанер көрәкләр ясап, акча эшләүче,  ир-егет булгач, мичче, балта остасы һөнәрләрен үзләштереп, үз көнен үзе күрүче Җәлил абый гомере буе матурлыкка, белемгә омтылучы, вакыт-галиҗәнапнең чын-чынлап кадерен белеп яшәүче кеше буларак ихлас сокландыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев