Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкән буын безнең өчен үрнәк

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылаган көннәрдә без дә "Хезмәт" газеты һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне күчтәнәчләр белән сөендердек.

Балтачта яшәүче Илсөяр Фәйзрахманова, Гадилә Хәмидуллина һәм Ушмадан Мария Григорьева безне бик җылы каршы алдылар, шулай да һәркайсы күз яшьләрен яшерә алмадылар. Күңелләре нечкәреп, сугыш чорында күргән авырлыкларын искә алып, үзләренә булган кадер-хөрмәткә шөкер итеп, дога кылып, киләчәкләрнең тыныч булуларын теләде алар. Без дә үз исемебездән тагын бер кат өлкәннәребезне котлап, сәламәтлекләренең какшамауларын, йортларында тынычлык булуны һәм бәрәкәтле озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250