Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр декадасын үткәрү турында

Өлкәннәр декадасыннан һәркем канәгать калырлык булсын, диләр министрлар. Районыбызда картлык буенча пенсиядә булган 9940 өлкән яшьтәге кеше яши. Шуларның 3546сы эшләүче пенсионер.

Шулай ук район буенча ялгыз яшәүче, социаль хезмәткәрләр карамагында булган 255 өлкән яшьтәге ветеран бар. Картларның мәнфәгатьләрен яклау, тормышларын җиңеләйтү максатыннан күп кенә акция һәм программалар гамәлгә ашырыла. Әби-бабайларыбызның гомер озынлыкларын арттыру өчен социаль һәм медицина хезмәткәрләре зур көч куя. Өйләргә барып ярдәм итү, хәлләрен белешү, аларга хөрмәт һәм игътибар күрсәтү бу ункөнлектә генә түгел, ә дәвамлы булсын иде.

Әлеге мәсәләләр турында бүген үткәрелгән видеобрифингта да әйтелде. Көнүзәк мәсьәләләрдән: пенсионерларны соцпакеттан баш тартмаска, декада дәвамында үткәрелгән проектларда активлык күрсәтергә, компьютер курсларына йөрүдән, өлкәннәр өчен махсус оештырылган чаралардан һәм клублардан читләшмәскә чакырдылар. Компьютерны үзләштергән өлкәннәр социаль челтәрләрдән файдалана белә, өйдән чыкмыйча табибка языла белә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түли, скайптан дуслары, туганнары белән аралаша. Кайда, нәрсә узуын өлкәннәр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм Социаль яклау министрлыгы һәм Пенсия фондының "кайнар линияләре"нә шалтыратып белешә ала.

Фото: http://kazanfirst.ru/online/6746

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250