Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавы

Кадерле өлкәннәребез! Олы ихтирамга лаек әби-бабайларыбыз!

1нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан һәрбер оешма-предприятие, учреждение үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне бәйрәм табыны әзерләп, кунакка дәшә, күчтәнәчләр өләшә.
Җитәкчеләр, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында моң-зарлар, гозерләрне уңай якка хәл итәргә тырышалар. Михнәтле чорларда яшәп, физик һәм мораль яктан кыенлыкларны кыю җиңгән, киләчәккә якты өмет баглап, хезмәт белән көн күргән өлкәннәребез алмаш буынның җылы карашын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә хаклы. Моңа омтылу һәм ирешү яшь буынның изге бурычы.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәм белән тәбрикләп, озын гомер, ныклы сәламәтлек, мул һәм тыныч тормышта балаларыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәмен тоеп, олыгайган көннәрегездә шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын. Дөньяларыбыз имин, ил-көннәребез тыныч булсын.
Бәйрәм белән Сезне!
Фото: http://bahetle.com/news/view/id/160/page/17/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250