Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрдән зур рәхмәт

Безгә шалтыраталар

«Татарстан» җәмгыяте өлкәннәрне бик зурлады, күчтәнәч пакетларда ниләр генә юк иде - сыек мае, җимеше, шоколад конфеты, чәе, чәк-чәге... Әби-бабайлар бик канәгать калды. Аннан соң Салавыч мәдәният йортында, Өлкәннәр көне уңаеннан, район күләмендә бәйрәм узды, зур концерт тәкъдим иттеләр. Алдагы көнне Чепья зонасында шундый бәйрәм тамашасы күрсәтелгән булган. Артистларыбызның чыгышларын күреп, хәйран калдык, районыбыз балалары ничек матур бииләр, җырлар күңелгә ничек хуш килә! Чын күңелдән сокланып утырдык. Ә инде үзебезнең җирлек үзешчәннәре чыгыш ясаганда, алкышлардан концерт залы гөр килеп торды. Шулай итеп, Өлкәннәр көне безнең җирлектә матур хатирәләр калдырды, дип, өлкәннәр исеменнән шатлык-куанычлары белән уртаклашты Яңа Салавычтан Әлфия Галимҗанова.


«Балтач Сельхозтехника»сы җәмгыяте үзендә төрле елларда эшләп чыккан өлкәннәрне ашханәгә җыеп кунак итте. Ашханәнең матурлыгына, пөхтәлегенә бер соклансак, әзерләгән ризыклардан телләрне йота яздык. Үткәннәрне искә алдык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Безне хөрмәт итеп, шушындый күңелле очрашу уздырган җитәкчелеккә, оештыручыларга зур рәхмәт», дип элемтәгә керделәр Кариле авылыннан.


2нче октябрь көнне 4нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында «Өлкәннәр көне»н билгеләп үттеләр. Кунакларны зур хөрмәт белән мул табын артында кунак иттеләр, бүләкләр дә тапшырдылар. Очрашып-күрешүдән, үзләрен шулай хөрмәтләүдән өлкәннәр бик канәгать калды.


Нөнәгәрдә дә «Өлкәннәр көне» бик зурлап уздырылган. Җәмгыять пенсионерларын 2шәр килограмм сыер мае белән сөендергән. Ә 7нче октябрь көнне иң элек әбиләрне, аннан соң бабайларны мул табыннар артына җыеп кунак иткәннәр.
Нормадагы һөнәр лицеенда 18 ел эшләп пенсиягә чыккан Һидая Шакирова, өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан, шунда эшләп чыккан 29 кеше өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар, дип шалтырата. Чәй эчеп, концерт караганнар, күчтәнәчләр алганнар. Лицей коллективына, аның директоры Нияз Филсур улы Хәкимовка барысы исеменнән зур рәхмәт җиткерә.


Субашлылар да бәйрәмнән бик канәгать калган. Ветеран укытучы Валерий Семенов бәйрәм хакында бик тәфсилләп сөйләде. Тукай исемендәге җәмгыять өлкәннәрне 300 сумлык пакет-күчтәнәч белән сөендергән, аннан соң бәйрәм табынына җыйган. Мәктәп коллективы да үз өлкәннәрен зурлап кунак иткән.


Чепья клубында район үзешчәннәренең концертын карап, чәйләр эчеп, ял итеп кайттык, - дип шалтырата Түнтәрдән пенсиядәге укытучы Әминә Сафиуллина. - Аннан авылыбыздагы терлекчеләр эшкә йөри торган Колхозная урамына бик шәп итеп таш түшәделәр. Өлкәннәр көне алдыннан булгач, монысын да безгә хөрмәт йөзеннән эшләделәр кебек кабул иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250