Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәребез – тормышыбыз бизәкләре (+фото)

Көек авылында ел саен Өлкәннәр көне уңаеннан олы буын кешеләренә карата зур игътибар бирелеп, матур чаралар үткәрелә.

Менә быелгысы да китапханә диварларында "Тормышыбыз бизәкләре" исеме астында концерт номерлары белән үрелеп барды. Хөрмәтле кешеләребез балалар катнашында җырлар тыңлап, биюләр карап хозурланып, үзләрен шулай хөрмәтләгән кешеләргә чиксез рәхмәтләрен ирештерделәр. Ә бит олы йөрәкле иганәчеләр аз түгел биредә, Фәнис Шәрипов елның-елында күркәм табыннар артына өлкәннәрне җыеп, олуг хөрмәтен күрсәтә. Шулай ук Әхмәтхан Гәрәев, Рәис Садыйковлар да мондый төр чараларда һәрдаим катнашып киләләр. Менә шундый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр ярдәме белән Көектә узган бәйрәмнәр өлкәннәр күңелен җылытып, иркәләп тора һәм үзләренең кадерләрен тоярга да этәргеч була.
Зилә Ильязова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250