Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Люция Закирова: “Балтач районы халкы искиткеч миһербанлы”

28 нче сентябрь - минем гаиләм өчен искиткеч авыр көн булды. Янгын чыгып, йорт-җирем, барлык мал-мөлкәтем янып бетте. Ул хәфев-хәтәрнең ачылыгы...

Аллага шөкер, аяусыз 3 ай артта калып килә, инде йорт түбә астында, өйнең эчке эшләре эшләнә. Шундый авыр вакытта Балтач районы халкы искиткеч миһербанлы, кешелекле, ярдәмчел булды. Бик зур рәхмәт барыгызга да. Олы рәхмәтем беренче көннән ярдәм кулы сузган район хакимиятенә, район башкарма комитетына, "Татарстан" җәмгыяте җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә, оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, төзелеш эшен алып барган төзүчеләргә. Шулай ук һәрчак янымда булган коллективым һәм өлкән буынга, мәктәп директорлары, мәктәп-бакча коллективларына чиксез рәхмәт хисләремне җиткерәм.

Туганнарым, якыннарым, балаларым, кода-кодагыйларым белән шулай бергә булырга язсын.
Күршеләрем, классташларым, укучыларым, авыл халкы! Дөньялар тыныч булып, шулай ярдәмләшеп, бергә яшик.

Һәркайсыгызның исән-имин яшәвен, мин күргәнне беркем дә кичермәвен, кичергәннәргә Аллаһ зур түземлек бирүен телим.
Люция Закирова,
Иске Салавыч авылы.
Фото: http://krizis-centr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250