Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

М-12 юлына «яшел ут» бирелде

Дүрт елдан соң Мәскәүдән Казанга кадәр юл алты сәгать ярым биләячәк. Бүген бу Россиядә иң масштаблы юл проекты.

М-12 төзелешенә стартны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 10 июльдә «Алабуга»да «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә барышында биргән. Сүз уңаеннан, төзелеш вакыты элекке хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән сигез елдан дүрт елга кадәр кыскартылган. Бу хакта 2020 елның маенда проектны «бу төзелешне кузгату өчен» шәхси контрольгә алган РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белдергән.

Юлны төзи башлау Алабугада узган киңәшмәдә билгеле булган. Россия хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, М‑12 буенча конкурс процедураларының сроклары расланган инде. 10 сентябрьгә подрядчылар арасында конкурслар тәмамланырга тиеш, ә 10 ноябрьгә кадәр территорияләрне планлаштыру буенча барлык документларны килештерү планлаштырыла. «Автодор» дәүләт компаниясендә куелган бурычны реаль дип саныйлар.

М-12 Мәскәү-Казан трассасы проекты 2024 елга кадәр Россиянең магистраль инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына кертелгән һәм 8,5 мең километр озынлыктагы «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Ул Кытай Шанхайдан Алман Гамбургына кадәр сузылачак.

Мондый масштаблы проектлар – икътисади кризисларны җиңү өчен киртәсез чара, хезмәт күрсәтүләргә, эшче кулларга, техникага ихтыяҗ тудыра. Ә тагын юл ул узачак төбәкләр өчен үсеш драйверы булачак. Татарстан бу схемага логик һәм географик яктан туры килгән. Экспертлар проектны тормышка ашырганнан соң иң зур социаль-икътисади нәтиҗәне безнең республика, шулай ук Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре алачак, дип раслый.

«Автодор» дәүләт компаниясе матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру йөкләнгән трассада беренче техник категория биреләчәк. Димәк, М-12дә һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен ике полосадан да ким булмаячак, бөтен озынлыкта яктырту һәм сәгатенә 130 чакрымга кадәр максималь тизлек булачак. Автомобильләрнең каршы агымнары бүленәчәк, ә кисешүләр, борылмалар, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары бер дәрәҗәдә булмаячак. Проектлаучылар фикеренчә, бу трассада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын кимендә 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак: http://protatarstan.ru/doroge-m-12-vkluchili-zelenyi-trassa-moskva-kazan/

Фото: http://protatarstan.ru/doroge-m-12-vkluchili-zelenyi-trassa-moskva-kazan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәү_Казан трассасы автотрасса трасса Европа Кытай