Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәйсәрә әби кебекләр минеке-сәвитнеке дип тормый

Мәйсәрә әби җир кардан арчылуга ук тырмасын-себеркесен күтәреп чыга

Редакциябездән ерак түгел генә яшәүче Мәйсәрә әби җир кардан арчылуга ук тырмасын-себеркесен күтәреп чыга, капка алдын тырмалый, җәяүле сукмагын себерә, тау битен чистарта. Әле беркөнне узып барганда борчылуын да белдерде: «тырмалаган чүпне менә шушының тиклем генә җиремә салган идем, кешеләр кайчак шушында койма тирәсенә килеп, елышып басып тора бит, аларның аякларына җылы булсын дигән идем, хәзер куркам инде, штраф салып китмәсләр микән?» ди.

– Әйләнә-тирәң чиста бит, әбекәй, дибез.

Ул һаман үзенекен сөйли:

– Быел булмый әле, җыештырырга авырырак. Әле узган елларда шушы кечкенә генә бакча эчен дә чистарта идем, – ди.

Шул тирәдә эшләп йөрүче рәхимле бәндә, бик үтенгәч, Мәйсәрә әбинең калган чүбен җыештырып, капчыкка тутырып куйды. Кечкенә генә почмагын тырмалап алган өчен Мәйсәрә әбинең укыган рәхмәт сүзләрен ишетсәгез икән сез! Өлкән буын үзе аерым шул ул, тәрбияле, мәнле – үзара мөнәсәбәтләргә дә әхлак аша карый, чисталык та алар өчен тәрбия билгесе – чисталык буенча куйган таләпләрне хөрмәт итәләр, әйткәләшеп йөрмиләр, капка төбе минеке түгел ул димиләр, үз җайларына җыештырып куялар.

Отыры алга баручы Мәйсәрә әби кебек акыл ияләре күбрәк булсын иде ул, дияр чисталыкны кайгыртучы иптәшләр. Чөнки 1 апрельдән районыбызда санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде.

Икеайлык барышында ел саен торак пунктларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып барыла. Айлык кысаларында үтәчәк чаралар планы, башкарылачак эшләр, нәтиҗә чыгару буенча төзелгән штаб вәкилләре исемлеге расланды. Район территориясендә агачлар утырту, зиратларны, чишмәләрне чистарту, тәртипкә салу өмәләре уздыру, территорияләрне төзекләндерү, буяу-агарту эшләре алып бару, күмәк өмәләр һәм башкалар планлаштырылды.

Күп кенә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси хуҗалыклар һәм башкалар ямьле көннәрдә үз тирәлекләрен чис-тартырга да өлгерде. Март аеннан ук район күләмендә төзекләндерү-чистарту юнәлешендә эшләр алып барыла. Барлык җирлекләрдә дә территорияләрне кардан чистарту, юлларны ачу эшләре күз алдында, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан да елдагы хезмәтләр үзвакытында үтәлеп килә.

Балтач муниципаль санитар-экологик икеайлыкның оператив эшен координацияләүгә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов җаваплы. Быел да комиссия чисталык мәсьәләсенә аеруча да нык игътибар бирәчәк. «Әйләнә-тирәбезнең чис-та, матур, төзек булуы һәркем өчен мөһим. Һавабызның сафлыгы, ял иткән урыннарыбызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге һәрберебезгә бәйле. Капка төпләрен, шәхси хуҗалык яннарын тәртипкә китерү буенча да райондашларыбызның актив булуын сорыйбыз», ди Айдар Фоатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык