Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Максатыбыз – эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру

Районыбызда эшсезлек мәсьәләсе ничек тора, эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру ни рәвешле тормышка ашырыла, укыту программалары гамәлдәме? Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алмаз Нургалиев белән булган әңгәмәбез шул хакта.

– Алмаз Ришатович, мәш-гульлек үзәгендә бүгенге көндә ничә кеше исәптә тора?
– Ел башыннан 77 эшсез кеше теркәлгән иде. Агымдагы елның тугыз ае эчендә эш эзләп яки консультация сорап, 521 кеше гариза язган. Эш эзләүче буларак, 76 кеше мәшгульлек үзәгенә исәпкә алынды.

– Эш урыны кыскару сәбәпле, мәшгульлек үзәгенә эш эзләп мөрәҗәгать иткән кешеләр саны күпме?
– Эшсез дип табылганнар арасыннан эш урынында кыскартылу сәбәпле, үзәктә 18 кеше исәптә тора.

– Үзәкнең төп бурычларының берсе – эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру. Эш эзләүчеләргә бүгенге көндә нинди вариантлар тәкъдим итә аласыз?
– Үзәк эшчәнлеге эшсезләр санын ачыклауга гына кайтып калмый. Безгә барыннан да элек эшсезләр эш сорап мөрәҗәгать итәләр һәм без аларга булган вакансияләр арасыннан эш тәкъдим итәргә тиеш. Бүгенге көндә 86 вакансия бар. Нигездә алар сату, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсе.

– Алмаз Ришатович, мәш-гульлек программасы буенча быел ничә кеше эшле булды?
– Ел башыннан төрле эшләргә 431 кеше урнаштырылды, шулар арасыннан 317 мәктәп укучысы җәйге ял чорында эш белән тәэмин ителде.

– Әгәр дә кешенең белгечлеге булмаса яки үз һөнәре буенча эш таба алмаса, шул очракта нишли?
– Мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарны һөнәргә укыту буенча программалар эшләп килә. Агымдагы елда 17 кеше өстәмә белем алды. Шулардан – 11 кеше «Е» категориясе машина йөртү хокукы, 3 кеше – тракторчы, 3 кеше куркыныч йөк буенча укыды. Әлеге программа буенча төрле һөнәргә укып була. Шулай ук безнең үзәк аша эшсез калган гражданнар «Демография», «Өлкән буын» дәүләт программалары буенча да өстәмә белем алу хокукына ия.

– Алмаз Ришатович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә зур уңышлар телибез.

Фото: mtsz.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек Мәшгульлек үзәге