Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мактаулы төзүчеләрне бүләкләү (+ күп фото)

Районның төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен

Һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне уңаеннан, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, социаль-мәдәни объектлар төзелешенә һәм капиталь төзекләндерүгә шәхси өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

Нияз Рахил улы Җаббаров – «Строймастер» оешмасының директор урынбасары;

Рашид Тәлгать улы Муллагалиев – «Стройсервис» оешмасының төзелеш-монтаж эшләре мастеры;

Рашит Габдулла улы Шәйхетдинов – «Мелиоратор» оешмасы экскаваторчысы;

Вазыйх Харис улы Гарипов – Хуҗалык-эксплуатация хезмәтенең төзелеш буенча белгече.

*       *       *

Төзүчеләр көне уңаеннан, төзелеш тармагында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Илфар Илгиз улы Закиров – «Водстрой» оешмасы ташчысы;

Рафил Гарифҗан улы Сабиров – «ПСК АРТ-СТРОЙ» оешмасының төзелеш-монтаж эшләре мастеры;

Антон Климентьевич Овчинников – «Стройком» оешмасы слесаре;

Рамил Камил улы Бариев – «Гранит» оешмасының янгын сигнализациясе монтажчысы.

*       *       *

Районның төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, түбәндәге хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Фәнис Якуп улы Зыятдинов – «Элви» оешмасының электромонтажчысы;

Алмаз Билал улы Ягъфәров – «Спектр» оешмасының баш инженеры, югары көчәнешле линияләрне монтажлау буенча электромонтер-линейщик;

Илдар Зиннур улы Әхтямов – «Энергоресурс» оешмасының электромонтеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев