Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мактаулылар күп бездә” (+фото)

Уйлаштык-уйлаштык та, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бу юлы районыбыз хуҗалыкларының “иң-иң” дигән шоферларын барларга булдык.

Шушы ният белән кая гына шалтыратсак та, идарә бухгалтериясеннән безгә: “Бездә мактаулылар күп бит, кемне генә бирик икән”, – дип җавап бирделәр. Моңа сөенергә генә кирәктер. Димәк, бүген сезне уңган-булган шоферларыбызның бер өлеше белән генә таныштырабыз дигән сүз. Язылмый калганнар да үпкәләмәсен,  барыгызны да бәйрәмнәр белән!

“Сосна” җәмгыятенең мактаулы шоферларыннан булган Рәис Ганиевның әтисе дә гомер буе шофер була. Рәис тә эшенә тел-теш тидерми, ел башыннан 143398 тонна-километр эш башкарган. Айрат Таҗетдинов, Илһам Муллагалиевлар да алдынгылар сафын тулыландыра. Лаеклы ялда булса да, “ЗИЛ” шоферы Рәис Вәлиев ел әйләнәсе хезмәттә. Автобус шоферы Фәнис Гомәров та алны-ялны белми эшләүчеләрдән, ул 365 көн сыер савучыларны йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев