Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мактыйк әле җае чыкканда

Бистәнең әйтер сүзебез Совет урамына хезмәт күрсәтүче почтальоныбыз - Миңнегөл Сабирҗанова хакында.

Ачык йөзле, тәмле телле булуы белән ул үзенә карата. Аның турында нинди генә җылы фикерләр әйтсәк тә, аз булыр сыман тоела. Ул 29ел почтальон булып эшләү дәверендә безнең кебек өлкән яшьтәгеләрнең төп терәгенә, юаныч, хәбәрче, хәтта, сердәшчебезгә әверелде. Безнең һәрбер йомышыбызны беркарусыз үти, гозеребезне тиешле урынына илтеп җиткерә. Пенсияне дә вакытында кулыбызга тапшыра. Түләүләрне дә авырсынмыйча башкарып, алып кайтып бирә. Башкарган изге гамәлләре, кылган игелекләре өчен яраткан "Хезмәт" газетабыз аша аңа рәхмәт хисләрен җиткерәбез.

Озак еллар халыкка намуслы хезмәт итеп, авыл халкы алдында Миңнегөл кебек абруй һәм хөрмәт казанган почтальоннар күбрәк булсын иде ул! Без аңа нык сәламәтлек, бәрәкәтле, имин тормыш, чикләнмәгән бәхет-шатлыклар һәм кылган яхшылыкларының үзенә меңе белән әйләнеп кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250