Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Малайзиядән кунаклар килде (+фоторепортаж)

Районыбызга Малайзия хөкүмәте премьер-министры ярдәмчесе Ахмад Фазыл Мохаммад җитәкчелегендә эшмәкәрләр кайтты.

Безгә килүнеӊ максаты –  бүгенге көндә җитештерү куәтләре әзер, әмма хәзергә буш торган «Халәл парк» оешмасына резидент булып керүне өйрәнү һәм киләчәктә районда яӊа төр җитештерүнеӊ заманча формаларын тәкъдим итү иде. Кунаклар башта «Халәл парк» җитештерү цехлары белән таныштылар, соӊыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бүлмәсендә үзара хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы  премьер-министрыныӊ ислам  финанслары буенча киӊәшчесе Линар Якупов әйтүенчә, бу эшләргә теләк белдергән компания белән хезмәттәшлек итү яхшы нәтиҗәләргә китерер, чөнки алар инде Русиядә 3 ел буе базар мөнәсәбәтләрен, мөмкинлекләрен өйрәнделәр һәм халәл кануннары буенча җитештерелә торган товар тәкъдим итәчәкләр. Ел ахырында Балтачта куллануга әзер кофе, шоколад һәм башка төрле эчемлекләр җитештерү җайга салыныр, дип уйлыйбыз диде ул. Киләчәктә алдынгы технологияләргә таянып  саклау һәм файдалану мөмкинлекләре киӊ булган ашамлыклар җитештерү күздә тотыла.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында дәвам иткән әӊгәмә вакытында,  яӊа, заманча җитештерү район мәнфәгатьләренә дә туры килергә тиешлеге ассыкланды. Халәл продукцияне җитештерү, аны кулланучыга җиткерү, булачак резидентта эшләүчеләрнеӊ эш шартлары һәм түләү мәсьәләләре дә читтә калмады. Озаклап сөйләшүдән соӊ яклар үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү кирәкле һәм вакытлы, дип таптылар, уртак фикергә килү өчен мондый очрашулар даими булырга тиешлеге күрсәтелде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Малайзия