Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мамадышта кунакта булдык (+фото)

Күптән түгел 10 нчы августа без Мамадыш районында узган "Мой мир без границ" дип исемләнгән фестивальдә кунакта булып, әлеге искиткеч матур бәйрәмне карап, спорт ярышларында катнашып кайттык.

Бәйрәм башланганчы без иң элек Сквер "Яшьлек" дип аталган парк карап йөрдек. Биредә паркны мөмкинлекләре чикле коляскада хәрәкәтләнучеләр дә өчен бик уңайлы итеп төзегәннәр. Паркның тирә ягында төрле әкият геройларының агачтан уеп ясалган сыннары бизи, ә инде уртадарак матур гади гына өйләр, төрле зур уенчыклар куелган. Сәхнә,спорт тренажерлары, футбол мәйданчыгы, фонтаннар, атынчыклар паркны күркәм итә. Атынчык дигәндә үзем дә кызыксынып коляскада утырган килеш атынып карадым. Паркның һәр җирендә коляска белән йөрү юлларын бик җайлаштырып ясаганнар, хәтта парк кырыенда бәдрәфтә булдырылган. Коляскада хәрәкәтләнгән кешеләр өчен ясалган бәдрәфнең суы, уты, бар - барлык мөмкинлекләр белән эшләнгән. Ерактан гади гына булып күренгән парк, күңелебезне әсир итте, сокландырды. Биредә бәйрәмне тулысынча бай программа белән әзерләгәннәр иде. Агачтан бизәлгән вак тартмаларны җыеп күрсәтү һөнәрен курсәтеп калмыйча, безгә дә ясап карау серләренә төшендерделәр һәм үзебезгә - килгән кунакларга бүләк иттеләр. Фестиваль сәхнәдә балалар бию төркеме чыгышы белән ачылып китте. Аннан шушы Мамадышта яшәп иҗат итүчеләр, спортчылар сәхнәгә күтәрелделәр. Аларны һәм төрле районнан махсус чакырган кунакларны котлап уздылар. - Бу фестивальне без икенче елын уздырабыз инде, быел тагында күңеллерәк узсын өчен башка бер ничә районнан кунаклар чакырырга булдык, бик зур рәхмәт җитәкчеләрегезгә шушылай матур итеп сезне оештырып җибәргәннәре өчен дип изге теләкләрен җиткерде Мамадыш районының инвалидлар оешмасы рәисе Кекишева Наталья Викторовна.

Фестиваль тулырак, ямьлерәк узсын өчен "Единая Россия" партиясе депутаты Геннадей Глушков хезмәттәшләре белән бергә ярдәм иткән.Ә инде Мамадыш муниципаль район башлыгы Иванов Анатолий Петровичның изге теләкләр җиткереп истәлекле бүләкләр тапшыруы һәркемнең күңеллендә шатлыклы хисләр калдырды. Бәйрәм эстрада артистлары чыгышы белән дәвам итте, спорт мәйданчыклары ярышлар белән гөрләде. Килгән кунакларны инвалид спортчыларны оештырып йөрүче тренеры Вәсимә Имамова берсен дә медаль, грамота, бүләкләрсез җибәрмәде. Кыскасы көне буе гөрләп торган фестивальдән без дуслар белән аралашып фотоларга төшеп, күңелле итеп ярышларда катнашып, бәйрәм концертын карап бик канәгать булып, кунак итеп чакыруларына рәхмәтле хисләрдә куанып кайттык.

Шушы бәйрәмгә оештырып алып барган Балтач районының инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан абый Фәрзиев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага һәм хезмәттәшләренә, иганәчелек ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәр Мошкиннар гаиләсенә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты