Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мансур Фазылҗанов: “Сиксән икедән бирле бикле ишеккә кайтам”

Бу сүзләрне әйткәндә авыл агасының йөзендә үпкә катыш ачулануның эзе дә юк иде, шуңа Смәел авылында гомер иткән, кырык елдан артык туган колхозында хезмәт куйган (лаеклы ялда булса да эшли әле ул) җор телле, шаян күңелле Мансур абый Фазылҗановның сүзләрен шаяру дип кабул иттек.

Хезмәт өчен яратылган бәндәләр була, "Смәел" җәмгыятенең терлек караучысы Мансур абый белән Шеңшеңәр мәктәбендә математика фәненнән белем бирүче Илсөяр апа шундыйлардан. Икесе дә лаеклы ялда, ләкин әле һаман да икәүләшеп халыкка, җәмгыятькә хезмәт итүдә.

- Мансур абый, әйдә, син булдырасың, синнән башка булмый, диләр дә... Шул сүзгә күңелем булып йөри инде, - дип елмая әңгәмәдәшем.

Кечкенәдән үк шул сүз булган аңа. Әтисе колхозда ат җиккән, әнисе төрле эшкә йөргән. Өйдәгеләре эштә чакта, йорттагы вак-төякләр өч балага калган. Мәктәптән кайтып керүгә үк: "Әни, маллар караганмы?", - дип сөрән сала торган булган. Юк шул әле, улым, диюгә, өс-башын алыштырып, ашамый-нитми шундук маллар янына ашыккан. Мал-туарга карата чиксез мәхәббәтен Мансур абый бер горурлык белән сөйли: "Сыер бозауласа, әни төннәрен уята иде, улым, әйдә, синнән башка булмый, ди торган иде... кулы җиңел дип күрше-тирә дә ярдәмгә чакыра башлады. Ана казны, кыртлый тавыкны да әни миңа утырттырта иде... тавыкны 15 йомырка белән утыртам, унбише дә чыга... чөнки алар белән бергә үзем утырам, казларны да урамга алып чыгам, аякларын, түшләрен юып-сөртеп өйгә алып керәм, йомыркалары томаланмасын өчен карап кына торам, тыңлап карыйм, кайсы өлешендә төртә, шул тирәсен тишәм дә, бәбкәгә сулар һава булдырам...
Шулкадәр бирелеп, җентекләп сөйли, ирексездән балачак хатирәләре яңара. Гаиләдә дә хезмәт белән бәхетле ул. 1982 елда гаилә корган хәләл җефете Илсөяр белән ике кыз, бер ул үстергәннәр, әхлаклы тәрбия биргәннәр, укытканнар. Гөлсиясе, Гөлсинәсе, Фәниле дә Казанда яши, Гөлсинә инде кияүдә, Азамат исемле ул үстерәләр. "Партизанны сагынып көтеп алабыз (оныгына 2 яшь), моңсуланып озатып калабыз" ди Мансур абый оныгының шук гамәлләренә куанып. Уллары КАИны тәмамлаган, хәзер аспирантурада укый икән. Уку буенча алтын медаль иясе булган балалары белән горурланып туймый әти кеше, тормышта да үз урыннарын тапканнар, атна саен кайтып йөриләр.

Мансур абыйларның абзар тулы мал-туар, сыер да, бозау да, ат та, йорт казы да бар. Инде март ае җиткәнен, казлар йомырка сала башлавын көтә, биби чыгартасы бар бит. Моның өчен махсус инкубаторы да бар, почта аша Белоруссиядән кайтартканнар. Шул рәвешчә 40лап каз үстерә Фазылҗановлар. "Кыр үрдәгенең дә йомыркаларын чыгарткан бар, - ди. - Берсендә авылдаш болында ялгыш кына үрдәк оясына юлыккан, йомыркаларын күтәреп кайткан, чөнки кеше исе сеңгән ояга кыр үрдәге бүтән якын килми. Чыгартып карадык, яннарыннан да китмәдем, борынлап чыктылар, үстеләр". Пекин тавыкларын да бик яратып үстергән, берәү генә калды инде, козгыннар чүпләде, ди ул күңелсезләнеп.
Колхозда хезмәт юлын ат җигеп башлаган егет трактор да йөрткән, таналар да караган, дуңгыз да балалаткан..., «эшләмәгән эшем калмады, сыер гына саумадым», ди, аннан кул селтәп, «әй лә, өйдә саудым бит, Илсөяр апагызны Мәскәүгә командировкага җибәргәч, кемгә әйтим инде, дигән иде, үзем савам" дидем, малкай күрмәгәннәрне күрсәтте-күрсәтүен, әмма барыбер сөтне әрәм итми савып алалдым".

Күңелле әңгәмәдәшебездән теләмичә генә аерылдык, ялгызы гына озата калды. Илсөяр апа һаман эштә. Смәел мәктәбеннән лаеклы ялга чыккан оста математикны күрше авылга чакыртып алганнар бит, Мансур абыйга бик нык ялынганнар, мәктәп бетә бит алайса, ябалар, дигәч, ихлас җанлы Мансур абый риза булган. Әнә шулай, хәзер язмышына риза булып, хезмәт белән тулы тормышыннан ямь табып, җәмгыять таналарын тәрбияләп йөргән көннәре. Җәмгыять идарәсе дә гел хөрмәтләп тора үзен, хисап җыелышында Мактау кәгазьләре белән 9 мең сумлык сертификат та тапшырганнар. Сертификатка урын табылган, бер кызыбыз яңа фатирлы булды, моңа акча өстибез дә, аларга өр-яңа кер юу машинасы алабыз, ди ул. Уңган, кайгыртучан, эчкерсез хезмәт кешесенең бәрәкәтле тормышыннан алган тәэсирләр юл буе озата барды. Аквариумдагы балыкларына кадәр ничәмә-ничә ел яши бит инде аның, (бу четерекле хоббины күпме генә өйрәнеп эшләсәң дә, балыкларны үрчетү, саклап калу кыен). Димәк, чыннан да, бар эшкә дә кулы җиңел...
Мансур абыйның бәхете эштән, диләр, әллә малкайларны, кош-кортларны шулай яратканга Аллаһы Тәгалә аны бар эштә дә иң кулай, иң кирәкле, булдыра торган кеше итеп яралтты микән?!
Мансур ага балаларының алтын медальләре белән горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250