Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марина Патяшина онлайн-трансляциядә сорауларга җавап бирәчәк

Яңа ел бәйрәмнәрендә пандемия шартларында нинди чикләүләр көтәргә? Һәм башка сорауларга җавапны туры эфирда алу мөмкинлеге тудырыла.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина татарстанлыларның социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә онлайн-трансляциясендә сорауларга җавап бирәчәк

COVID-19 - 2020 елның көн кадагында торган сорау. Коронавирус буенча агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять ничегрәк? Инфекциянең таралуын тоткарлау буенча Роспотребнадзор идарәсе нинди чаралар үткәрә? Яңа ел бәйрәмнәрендә пандемия шартларында нинди чикләүләр көтәргә? Татарстанда коронавирустан вакцина ирекле әйләнештә кайчан була?

Бу хакта чәршәмбе көнне, 9 декабрьдә, #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе - республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләячәк.

Шулай ук ул кулланучылардан килгән сорауларга да онлайн режимда җавап бирәчәк. #ТатарстанОнлайн программасы 9 декабрьдә сәгать 10да, Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләре: ВКонтакте, Однокласники һәм YouTube каналы платформасында башлана.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак - иң киң таралган һәм актуаль сорауга кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга конкрет сорауларга идарә белгечләре эфирдан соң җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апрелендә эшли башлады. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар.

Студиядә Татарстанның 15тән артык министр һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашты. Ә 10нчы онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.

Трансляцияне 9 декабрьдә 10:00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча карагыз:
https://vk.com/video-85877975_456241911
https://ok.ru/live/3090291826358
https://www.youtube.com/watch?v=2HXL9ej2Jag&ab_channel=TatarstanRepublic

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марина Патяшина онлайн трансляция