Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Маркетплейс. Легко" электрон сәүдә үзәге 2021 елның мартында эшли башлады

ЭСҮнең турыдан-туры ярдәме белән Татарстанның 3500дән артык эшкуары маркетплейсларга чыкты һәм уңышлы сата башлады.

"Маркетплейс. Легко" электрон сәүдә үзәге 2021 елның мартында эшли башлады. Ул, эшмәкәрләр өчен, Россиядә әлегә кадәр аналогы булмаган уникаль дәүләт ярдәменең бер төре булды. Берничә ай дәвамында әлеге үзәк eCom Россия базары лидерлары, экспертлары, маркетплейслар һәм эшкуарлар белән эшне җайга сала алды.

ЭСҮ белгечләре укуларын эре маркетплейсларда  этаплап уздылар, онлайн-мәйданчыклар спецификасын, бизнес өчен таләпләр һәм бонусларны өйрәнделәр. Алар бу белемнәре һәм лайфхаклар белән эшмәкәрләр  һәм үзмәшгульләр белән көндәлек - шәхси аралашканда, телефон аша яки онлайн аралашканда  бушлай уртаклашалар.

ЭСҮ каршында теләсә кайсы продуктның цифрлы төргәген булдырырга ярдәм итә торган продакшн-үзәк булдырылган - аңа фото һәм видео, шулай ук товарның кызыклы тасвирламасы керә. Контентны булдыру өстендә ЭСҮ менеджерлары, фотографлар һәм маркетларның үзенчәлеген аңлаучы ретрушерлар эшли.

Эшкуарга аерым хезмәткәрләрне яллау яки фотога төшерү өчен бюджет бүлеп бирү зарурлыгы юк - ЭСҮдә теләсә кайсы мәйданчык таләпләренә җавап бирерлек һәм эшмәкәр белән клиент мөнәсәбәтләрендәге тискәре моментларны булдырмаслык итеп, товарны сыйфатлы итеп тәкъдим итү өчен аның карточкасын булдырырга мөмкин.

Электрон сәүдә үзәге хезмәткәрләре Татарстан эшкуарлары өчен күчмә семинарлар үткәрә, бүгенге көндә аларда республиканың 14 муниципаль районыннан 3500дән артык кеше катнашты.

2021 елда ЭСҮ Татарстан эшкуарларын маркетплейсларга чыгару буенча ике масштаблы марафон үткәрде, аларда 1400дән артык эшмәкәр һәм үзмәшгульләр катнашты. Марафон барышында катнашучылар шәхси кабинетларны теркәделәр, аккаунтларын активлаштырдылар, ә уку уртасында складны көйләделәр, товар карточкаларын булдырдылар һәм модернизацияләү этабын уздылар. Күп кенә катнашучылар марафон беткәнен көтеп тормыйча, үз товарларын сата башладылар, ә кайберләре хәтта продукцияне бестселлерга чыгара алдылар.

2021 елда "Маркетплейс.Легко" ЭСҮнең турыдан-туры ярдәме белән Татарстанның 3500дән артык эшкуары маркетплейсларга чыкты һәм уңышлы сата башлады - бу быел электрон сәүдәне үзләштерә башлаучыларның һәр алтынчысы диярлек. Алар - Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр - үзмәшгульләр, микро - һәм кече бизнес, алар Америкага киез итекләр, Казахстанга чәй яки бөтен Россия буенча кием-салым саталар. Алар онлайн-сатулар башлануга минималь әзерлек дәрәҗәсе белән килә, ә берничә айдан бизнесларын үстерәләр һәм үзләре җитештерә башлыйлар. Бүгенге көндә ЭСҮ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән консультацияләр саны 18 меңнән артып киткән.

Маркетплейсларда эшли башлау турында 8(843) 222-9-222 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон сәүдә