Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Маршрут автобусы йөртүчесе, эпилепсия өянәге башлангач, тукталыштагы ике әбине таптатып үтергән

Юлдан барган автобус ни өчендер тротуарга менә һәм 70 яшьлек ике әбине таптата һәм тагын ике кешене бәрдерә. Ике әби шунда ук үлә.

Бүген Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә автобус тротуардан барган ике пенсионерканы таптатып үтергән һәм тагын ике кешене җәрәхәтләгән. РЕН ТВ куркыныч авариянең видеосын элгән.

Юлдан барган автобус ни өчендер тротуарга менә һәм 70 яшьлек ике әбине таптата һәм тагын ике кешене бәрдерә. Ике әби шунда ук үлә.

Җинаять эше кузгатыла. Автобусның төзекме-юкмы, машина йөртүченең нинди хәлдә булганлыгын ачыклыйлар.

Нәтиҗәдә, №368 маршрут автобусы йөртүчедә эпилепсия өянәге булганлыгы ачыклана. 

Автобусны бер ханым туктаткан. "Мин йөртүче янына утыра идем. Автобус, тизлеген акрынайтып, тукталышка килә башлады. Шофер уң якка авып китте, авызыннан күбек ага башлады. Мин нишләргә дә белмәдем, чөнки йөртә белмим. Автобус тукталышка бәрдерде. Мин котым алынып акырдым. Урта яшьләрдәге бер хатын, автобус шоферы янына үрмәләп, тукттаты. Кешеләр йөртүче ишегеннән чыкты", - дип сөйләгән бер хатын. 

Автобус шоферы - 53 яшьлек Борис Мальсагов. Ул Ингушетиядән. 9 ел буе шәһәрдә автобус йөрткән. Аның хәле начар түгел дип бәяләнә.

Автобус хуҗасы үлгән пенсионеркаларның гаиләсенә 2шәр, тән җәрәхәтләре алганнарына 1шәр миллион сум акча түләячәк. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хакимияте хәбәр итә. 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев