Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марттан башлап эш белән тәэмин итү үзәге аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан

Республикада эшсез кешеләр саны арту темплары кимегән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Республикада эшсез кешеләр саны арту темпы кимегән. Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Хәзер без тотрыклы эшчәнлектә. Эшсезләрнең үсеш темплары кими, аерым муниципаль берәмлекләрдә ул стабильләшә. Эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнашучылар саны арта һәм аларга ярдәм күрсәтелә. Беренче марттан эш белән тәэмин итү хезмәте аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылды», - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, предприятиеләр эш режимында булмаганлыкган кризис чорында эшкә урнашу процессы туктатылып торгандай булган.

«Бүгенге көндә без атна саен меңгә якын кешене эшкә урнаштырабыз. Коронавирус белән бәйле кризисның үзенчәлеге эшсезләр саны артуда, әмма вакансияләр кимүдә түгел», - диде Зарипова.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек