Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Маска режимы янәдән көчәйтелә!

30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак. Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм шәхси саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре төшереп калдырачак.

Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен "битлексез керү тыелган" диелгән өстәмә язулар эленәчәк. Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, метрода яки троллейбуста битлексез булырга тиеш түгел.

Моның белән беррәттән Казан кибетләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә тикшерүләр дәвам итә.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабында кул эшкәртү өчен антисептиклар булган җәмәгать урыннарына килүчеләргә  перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү гамәлдән чыгарылган иде. Әмма элеккечә сулыш органнарын яклау чараларын - битлекләрне яки респираторларны куллану мөһим.

Чыганак: «Арск-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус чикләүләр