Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылары ярдәме белән Фаил Гаязов берьюлы ике коляскалы булды

Берсен, урамда йөри торганын, укучыбыз бүләк итте. Әтисеннән калган колясканы Илназ Шәмсетдинов Балтачтан хәтле китереп киткән.

Хезмәттәшебез Фаил Гаязовка инвалид коляскасына акча җыешкан идек. Шушы көннәрдә Фаил берьюлы ике коляскалы булып куйды. Берсен, урамда йөри торганын, укучыбыз бүләк итте. Әтисеннән калган колясканы Илназ Шәмсетдинов Балтачтан хәтле китереп киткән. Икенче коляска белән Фаил өйдә йөрмәкче. Анысы “Матбугат.ру” укучылары җыйган акчага алынды.

Инде язганыбызча, Фаил Гаязовны журналист халкы яхшы белә. Мөмкинлекләре чикле булса да, егет тик ятмый: матбугатта язмалары күренә, сканвордлары басыла, радиода җырлары ишетелә. Фаил инде ничә еллар Биектау районы Усад авылында бер бүлмәле фатирда берүзе (!) яшәп ята. 

 

Фаил Гаязов “Матбугат.ру” укучыларына чын күңеленнән рәхмәтен җиткерә: 

 

- Һич кенә дә шулай уңыш елмаер дип уйламаган идем. Тиз арада коляска алырга җитәрлек акча җыелып, инде ул алып та кайтылды. Хәзер өйдә шул коляска ярдәмендә хәрәкәт итәм. Ярдәм итүче һәркемгә үземнең олы рәхмәтләремне җиткерәм. Андыйлар җитәрлек күп булды. Ерак араларны якын итеп Балтач районы Борнак авылыннан урамда йөрү коляскасын өйгә китереп китүче Шәмсетдинов Илназ белән Миңнеханов Газинурга да рәхмәтләремнең иң олысы! Андый коляска да бик кирәк иде. Рәхмәт сезгә, егетләр! Коляска мәсьәләсе буенча башыннан алып азагына кадәр ярдәм иткән “Матбугат.ру” сайтына бик зур рәхмәт! Рамазан аенда изге гамәлләрегез өчен һәркемгә дә Алланың рәхмәте яусын! Амин!

 

 

Сул якта - Балтач егетләре китереп киткән коляска. Уң якта - "Матбугат.ру" укучылары алып биргәне.

 

Фаил Гаязовка рәссам Зөлфәт Хәйруллин ясап биргән дусларча шарж 

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек